Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Буранда адашкан малайның хәле яхшырган

0
Егорның исән калуын күпләр могҗизага тиңли. Көндез чыгып киткән 9 яшьлек малайны икенче көнне таң алдыннан гына, карда йоклаган килеш табып алалар. Ул дәү әнисенә кунакка барырга чыккан җиреннән буранда адашып, йоклаган була.
 
Егор үзе Яшел Үзәннән, әтисе белән генә яши. Шимбә көнне әтисенең эчеп кайтканын күргәч, ул башта якында гына яшәгән апаларына бара. Апасын өйдә туры китермәгәч, Албаба станциясендә гомер итүче дәү әнисенә кунакка барырга уйлап, тимер юл станциясенә юл тота. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе Лилиана Куликовадан алынган мәгълүматлар буенча, баланы Зөягә кадәр бер юлчы машинада алып кайтып куя. Шуннан Егор тимер юл буйлап Албабага кадәр җәяү атларга уйлый. Баксаң, җәй көне әбисе янына ул гел шулай кайтып йөргән икән. Ул юлдан үземнең дә шактый йөргәнем бар. Дөресен әйткәндә, ара якын түгел, поезд белән дә 20-30 минут тирәсе кайтасы. Ничек кенә булмасын, кыш көне, караңгыда, буранда, 9 яшьлек бала тәпиләп үтәрлек юл түгел.
 
Ул көнне көчле буран була, малай тимер юлда адашып, Чувашия ягына китә. Бик туңгач, ниндидер өйләр күреп, ял итеп алырга уйлый. Нәтиҗәдә, Чувашия Республикасы белән чиктәш, Яшел Үзән районына кергән Кече йорт (Малые Юрты) авылына килеп чыга. Бу авылга гадәттә җәен бакчачылар гына кайтып йөри. Баланың бәхетенә аның тимер юл буйлап барганын поезд машинисты күреп калган була. Сәгать төнге уникедә полиция хезмәткәрләренә хәбәр аңардан килеп ирешә. Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә караган Түбән Карамалы участок полициясе Фирнат Борһанов белән Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан транспорт линия идарәсенең хезмәткәре Евгений Андреев, тимер юл эшчеләре Егорны иртәнге дүртләр тирәсендә генә табып алалар. Бала бер йорт рәшәткәсе янында кар өемендә йоклаган була. Полиция хезмәткәрләре балага беренче ярдәм күрсәтә, тәнен аракы белән ышкый, үзләре белән алган бушлатка төрә. Баланың аяклары нык өшегән була, аны тиз арада хастаханәгә илтәләр. “Тагын 15-20 минут эзләгән булсак, соңга калуыбыз бар иде”, - ди коткаручылар.
 
Егорның хәлен белер өчен без Яшел Үзән балалар хастаханәсенә шалтыраттык.
 
- Куркырлык бернәрсә дә юк, күбесе арттырып сөйли, ажиотаж тудыра. Баланың хәле әйбәт, ул йөри дә башлады, бармаклары исән-сау, бары ике аягында да үкчәләре икенче дәрәҗәдә өшегән. Әтисе, апасы малайның хәлен белеп торалар, Татарстан сәламәтлек саклау министры карары белән тиздән аны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәчәкләр - диделәр “ШК”га хастаханәнең хирургия бүлегендә.
 
Әтисе улының югалганлыгын полиция хезмәтәрләреннән генә белә. “Баланы әтисенә бирәчәкләрме соң?”дигән сорауга, Яшел Үзәннең Эчке эшләр бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе Лилиана Куликова:
 
– Гаилә начар хәлдә яшәүчеләр исемлегендә түгел, исәптә тормый, әти кеше эчкәли анысы, ләкин мондый күңелсезлек беренче генә очрак. Аңа карата баланы контрольдә тиешенчә тотмаган өчен беркетмә төзелде, ләкин бала үз әтисенә кайтарылачак, - диде.
 
 
Эльвира Мозаффар
Чыганак:http://shahrikazan.com/tt






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России