Баллы чикләвек әкәм-төкеме
Камыр: 3 стакан он, 200 әр г маргарин һәм эремчек, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы.
Эчлек: 150 г әстерхан чикләвеге, 100 г шикәр комы.
Таба майлау өчен үсемлек мае.
Чикләвекне ваклап, шикәр комы белән болгатырга. Уртача катылыктагы камыр басарга.
Камырны 1 см калынлыкта җәеп, чикләвекле катнашма сибәргә.
Җәемне рулет итеп төреп, 2 см киңлектә кискәләргә. Аларны майланган табага тезеп, 180 градускача җылытылган духовкада 20 минут пешерергә.
Табынга биргәндә өстенә бал агызырга була.
