Укытучылар ярышка әзерләнә
Бу көннәрдә район педагоглары, мәгариф хезмәткәрләренең кышкы республика спартакиадасына әзерләнү максатында, мәктәп спортзалларында тренировкалар үтә, даими чаңгы юлларына чыга. Араларыннан сайлап алынган иң-иңнәре 6 февральдә Балык Бистәсендә үтәчәк ярышларда район данын яклаячак.
