Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Әлмәттә Яңа ел төнендә булган хәл (ДӘВАМЫ)

0

Ә бу кызны имчәк бала белән юлга чыгарга нәрсә этәргән соң? Уйларымнан арынып, кызыксынып аңа шул сорауны бирдем.

Ул башта соравыма игътибар итми тавышсыз-тынсыз гына утырды. Әллә җылы тәэсир иттеме – сабый гына бераз еламсырап алды. Әнисе имезеп, юрганнарын чишеп җибәргәч, нарасый изерәп йокыга талды. Менә кайчан  ул мәшәкатьсез, борчусыз, гамьсез чаклар! 

– Сезне кайда төшерергә?

– Белмим инде, – диде юлчы әни. Аннан бераз уйланганнан соң: – Килеп җитәрәк  әйтермен. Сез мине гафу итегез инде. Бу нинди җүләр хатын дип уйлый күрмәгез. Тилерерсең дә монда, – дип өстәде һәм әкрен генә сөйләп китте.  

Кайчандыр Яңа елны көтеп алган Лилия (ул үзен шулай дип таныштырды) соңгы елларда бу бәйрәмне күралмас дәрәҗәгә җиткән. Яңа ел аңа бәхетле мизгелләр дә бүләк иткән, кайгы да китергән икән.

– Мин ирем белән Яңа ел билгеләп үткәндә танышкан идем. Озын буйлы, зур кара күзле, ыспай гына киенгән, затлы кәрәзле телефонлы матур егеткә без, берничә кыз бер күрүдә гашыйк булдык. Мин үзем дә төшеп калганнардан түгел идем, анысы. Кызлар миңа гел син артисткалар кебек дия иде. Ренальгә кадәр күңелгә ошаган егет очраганы юк иде әле. Башта безгә әллә ни игътибар итмәгән егет таралышканда минем телефон номерын сорады. Шулай итеп шалтыратыша башладык.  Мин Чистай районыннан. Әни сеңлем белән икебез кечкенә чакта ук үлгән. Әти башкага өйләнде. Икенче әнидән өч бала туды. Без сеңлем белән әбидә үстек дисәң дә була. Реналь берничә тапкыр әбигә дә килде. Әбиемнең: “Кызым, матур да, тәмле телле дә егетең, ләкин мине нәрсәдер шомландыра. Җитди түгел дип әйтимме. Әгәр кияүгә чыгам дип йөрисең икән, син алай да өйләренә кунакка бар әле, дусларының ниндилеген белергә тырыш” дигәне әле дә хәтердә. Үзе чакырмагач, ничек барасың инде. Начар булса, институтта укымас иде  дип уйладым. Хәзер алай да әбинең киңәшен тотарга кирәк булган икән дип үкенәм. Икенче Яңа елда ул миңа тәкъдим ясады. Бик бәхетле көнем булды ул. Мин инде медучилищены тәмамлаган идем. Реналь нишләптер читтән торып укуга күчкән иде, – диде Лилия.  

Барысы да хыялдагыча була: ак күлмәк, ак фата, пар балдаклар, мул табын, “әче” дип кычкырулар, чәчәк ыргытулар, бүләкләр. Тагын да шатлыклысы Ренальнең әтиләренең фатир ачкычы тапшырулары, бүген үк шунда яши башлый аласыгыз диюе булгандыр. Кайсыбыз гына үз почмагы турында хыялланмый икән?! Тәнәфестән соң Реналь генә үзгәреп керә. Нишләптер гел көлә, кирәк булса да, булмаса да теләсә нинди сүзләрләр кыстыра башлый. Ярый әле янәшәсендә утырган әтисе аны тыеп утыра. Ә әни дигәннәре шактый гына “төшереп” ала.

Туйдан соң яшьләр яңа фатирга, үз почмакларына юл тота. Машинага утырыр алдыннан кайнатасы кәләшне кисәтеп куя: имеш, анда бар нәрсә дә бар, кайту белән йокларга тырышыгыз, Ренальгә андый-мондый сүз әйтә күрмә.

... Хыялның һәркайсы да тормышка ашмый. Лилиянең дә бәхет канатлары тиз сына. Баштагы мәлләрне ул аңламый – ире йә кара коелган була, йә кәефе әйтеп бетергесез күтәренке. Аның наркотик матдәләр кулланганын Лилия авырга узгач кына белә.

– Байлар да елый, диләр бит. Менә шушы буладыр инде ул. Әтисе җитәкче урында эшли. Тормышлары җитеш. Дөрес, кайнанам гына бик еш  дуслары белән кәеф-сафа корырга ярата булып чыкты. Реналь – гаиләдә бердәнбер бала. Әтисе аңа нәрсә кирәк, шуны алып бирергә әзер. Тик эшләсен, нормально яшәсен генә. Мин күпме үгетләп карадым, әткәй орышыплар бетерде үзен. Алар улларының өйләнгәнче үк бу “мавыгуын” белгәннәр икән. Бәлки өйләнгәч, балалары тугач яман гадәтен ташлар дип өметләнгәннәр. Нык авыр булды миңа. Дус кызлар, туганнар алдында сер бирәсе дә килми бит әле. Тешемне кысып булса да түзә идем. Яңа ел алдыннан гына улыбыз туды. ДЦП диагнозы куйдылар. Башка Яңа еллар миңа шатлык китермәде. Аннан соң әти авариягә юлыкты. Имгәнүләреннән терелә алмыйча үлеп китте. Әби барысын да аңлый иде. Ул, мескенкәем, “түз балам, кая барасың инде авыру бала белән. Монда хет фатирыгыз бар, нинди булса да ирең янәшәдә, кайнаталарыгыз ярдәм итә, ашау-эчүгә, кием-салымга интекмисең, кирәк икән капка төбегездә машина”,  дип юатты. Әбием дә 2 гыйнварда гүр иясе булды – хатирәләрне яңартканда Лилиянең битеннән күз яшьләре ага башлады.

Әтисе җитәкче, акчалы булгач, нигә улын дәваланырга җибәрмәгән дияр газета укучылар. Бу сорауны мин дә бирдем.

– Җибәреп карадылар. Әйбәт кенә кайткан иде. Тик дуслары сүзеннән чыга алмый. Аның өчен беренче урында – дуслар. Тагын килә, очраша башладылар. Дәвалануларның эзе дә калмады. Кул күтәрә башлады. Менә икенче ел инде Яңа елга дуслары җыела да, күзләре тона. Тилерәләр. Узган ел улыбызны күмдек. Ә монысы кыз. Тапмам дигән идем дә, бәлки әле тормышыбыз яхшыланыр дигән өмет белән алып кайттым. Яллар булмаганда түзәргә була әле. Бәйрәмнәрне күрә алмыйм. Менә тагын дуслары килде, аларны китегез дип куа башлаган идем, Реналь миңа хәтта пычак күтәрүгә  кадәр барып җитте. Әле ул калдырган синяклар бетмәгән дә иде әле. Мин өйдә торырга куркам. Качтым. Кая барырга да белмим. Үги әнигә мин кирәкми. Әбинең өе нык иске. Бездә мондый очракларда барыр җир дә юк бит. Сыенырга урын булса, эшкә урнашыр, яңа тормыш башлар идем. Киноларда гына күрсәтәләр икән ул.

.. Лилия Чистайда төшеп калды. Әнисенең сеңлесе биредә яши икән.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России