Зәйдә “Восток” агрофирмасының “Үрнәк” бүлекчәсе терлекчелек комплекслары яңара
“Восток” агрофирмасының “Үрнәк” бүлекчәсендә үткән ел терлекчелек комплексының бозаулар корпусында капиталь-төзекләндерү эшләре өлешчә башкарылды. Су үткәргечләр салу, корпусларда түбәләр, тәрәзәләрне алыштыру нәтиҗәсендә бозауларга уңайлы шартлар тудырылган. Агымдагы елда да биредә төзекләндерү эшләрен дәвам итү планлаштырыла.
