Булачак музыкантлар ятимнәргә бүләк өләшә
Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студентлары яңадан-яңа проектлары белән сөендереп кенә торалар. Бүген алар шәһәребезнең балалар йортына кунакка бармакчылар.
Инде үзенчәлекле традициягә әйләнеп килгән чара Яңа ел бәйрәменең дәвамы булып тора дисәк тә ялгышу булмас. Көллият коллективы “Морозко” рус халык әкиятен сәхнәләштереп, ата-ана назыннан мәхрүм булган балаларга күрсәтәчәкләр. Бүген балалар йортында чыгыш ясаганнан соң, 26 гыйнварда алар шул ук тамаша белән Рус Акташы интернат-мәктәбенә дә юл тотарга исәплиләр.
