Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

КЕРӘЧ СӘНГАТЕ СЕРЛӘРЕ

0
Керәч сәнгате (керамика) – татарда борынгы чорлардан ук таралган һөнәр. Бүгенге көндә Казаныбызда керәч сәнгате осталарын әзерлиләрме, дигән сорауга  җавап эзләгәндә мин  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының  гамәли бизәү,  рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты, рәссам Андрей  Махинин белән таныштым.  Аның белән очрашып сөйләшкәч керәч сәнгатенең кайбер серләрен дә белдем. 
 
Оста бу һөнәрне өйрәнергә теләгән яшьләргә  беренче көннәрдән үк гамәли күнекмәләр бирә башлау яклы. Чөнки балчыкны әвәләп төрле сәнгать, көнкүреш әйберләре ясаучылардан  тәҗрибә аша гына аңлашыла торган бик күп белем үзләштерү сорала. Мәсәлән, химияне әйбәт белү мәслихәт.  Төрле үзле балчыкларны аерырга өйрәнергә, аларга гына хас үзенчәлекләрне  белергә кирәк. Шуңа күрә дәресләрдә  туктаусыз тәҗрибәләр үткәрәләр, үзле балчыкны яндырып чыныктыру төрләренә өйрәнәләр, буяуларның сыйфатларын сыныйлар икән.  Үзле балчык  иҗат кешесенең куллар һәм бармаклар нык­лыгын сыный. Ә аннан да мөһимрәге - рәссамның хыял байлыгы, образлы фикерли белүе.  Кәгазьдәге касә  бер төрле булып, ә  эшләнеп беткәч,бөтенләй икенче төрле булмасын өчен  тәҗрибәләр үткәрү кирәк.  
 
Кризис заманы булса да,  бүгенге көндә бу рәссамнар өчен яңа ачылган кафе һәм рестораннарда   бизәү эшләре гаять күп булуы турында  әйтте әңгәмәдәшем. Шулай ук бакча ландшафты, бина интерьерларын бизәү, бакча - парк скульптуралары ясау белән бәйле эшләр дә хәттин ашкан. 
 
А.Махинин үзенең иҗатында гади кешеләрнең гадәти шатлык-куанычларын гәүдәләндерергә ярата.  Гамәли бизәү эшләренә әлләни әһәмият бирми.  Иҗат әсәрләренең  үзенчәлеге кечкенә үлчәмле, әмма  тирән эчтәлекле булуында чагыла. Аның композицияләрендә җиңел ирония, күңел җылылыгы, үз персонажларына карата мәхәббәте ачык шәйләнә. Рәссам вак-төяк детальләргә зур игътибар бирә, һәм алар образларны тагын да тирәнәйтергә, персонажларның холкын ачарга ярдәм итә.  
 
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 
 
.Рәссам А.Махинин.
 
. «Боз яткач».
 
. «Урманда».
 
. «Ишегалдында».
 
. «Филологлар».






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России