Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Әлмәтне куркынысыз шәһәр ясыйлар

0

Калабызда “Куркынычсыз шәһәр” проекты эшли башлый. Бу уңайдан газета укучыларыбыз төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Күпчелек проектны хупласа да, арада аның максатын аңлап җиткермәүчеләр дә бар икән әле. Бүген сүзебез әлеге программа хакында.

 “Куркынычсыз шәһәр” программасын булдыру һәм аны тормышка ашыру турында узган ел ук сөйләшү башланды. Әлеге проект хакында район Советының бишенче сессиясендә дә тыңланды. Депутатлар 2018 елга кадәр билгеләнгән программаны хуплаган иделәр.

Мондый программа калабызга нигә кирәк соң? Беребезгә дә сер түгел, катлаулы заманда яшибез. Ул катлаулылыкны күпчелек үзебез тудырабыз. Әле урында тәмәке тарту, әле ут белән саксыз эш итү, электр приборларының төзеклесезлеге һәм башка шуның ише сәбәпләр аркасында янгын чыга, кеше гомере өзелә, ничә еллар җыелган мал-мөлкәт юкка чыга. Фатир басу, ишегалларында калдырылган автомобильләрне чишендерү, аларны куып алып китү, хәтта кеше талау, кыйнау, үтерү кебек җинаятьләр дә ят түгел калабызга. “Куркынычсыз шәһәр”  программасы әлмәтлеләрне моның ише күренешләрдән саклау өчен гамәлгә куелган да. Сүз уңаенда, Яшел Үзән һәм башка калаларда эшләүче мондый проектның нәтиҗәләре бар.

 Бүген Әлмәттә 856 күпфатирлы торак йорт исәпләнә. Аларда булган 2800 подъездның күпчелеге домофоннар белән тәэмин ителгән. Проект кысаларында әлеге домофоннарның мөмкинлекләрен тагын да киңәйтү күздә планлаштырыла. Аларга янгын, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда яшәүчеләргә бу хакта тиз генә хәбәр итәргә һәм тоткарлыксыз эвакуацияләргә ярдәм итүче өстәмә җиһазлар куелачак. Кызганыч, янгыннар булып тора шул. Әле ел башланды гына, инде 1 есеннән 10 гыйнварга кадәр республика буенча 85  янгын чыгып, 10 кешенең гомере өзелде. Аянычлы тәмамланган статистикада Әлмәтнең дә “өлеше” бар.

– Мондый хәбәр итүләр бик кирәк. Кайчакларда подьезддан көек, төтен исләре килә, нәрсә икәнен дә белмичә аптырыйсың. Ә бәлки янгындыр. Нәрсә булмас. Безнең йортта да бер фатирда янгын чыгып, нык куркыткан иде. Янгын сүндерү машинасы килгәч кенә барыбыз да кабалана-кабалана урамга йөгереп чыктык. Балаларның ялгызы гына өйдә калган чаклары да күп була. Шулай ук видеокүзәтүләр урнаштыруларына да уңай карыйм. Алар ярдәмендә ачыкланган караклар да, җинаятьчеләр дә байтак бит,  – диде Ленин урамындагы 137 нче йортта яшәүче Гөлсинә Шәмисева.

Видеокүзәтүләргә килгәндә, аларның күзәтү киңлеге тагын да арттыру хакында уйлана. Проект подьездлардан, йортлардан тыш даими мониторинг өчен калабызның җәмәгать урыннарында да мондый приборлар куюны күздә тота. Боларның барысы да халыкны тәртипкә өйрәтеп, җинаятьләрне киметер дигән ышанычта эшләнә. Әлбәттә, үзеңне күзәтеп торганнарын белә торып, кемнең хокук тәртибен бозасы һәм җаваплылыкка тартыласы килсен икән.  







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России