Шәһәр мэрының кызын атып үтергән
Югары сыйныф укучысы биш кешенең гомерен өзгән.
Канада мәктәбендә коточкыч вакыйга булган. Ул башта өендә ике туганын пистолеттан атып үтерә, мәктәп яны парковкасында ут ача, бинага узгач, өч кешенең гомерен өзә. Алар арасында укытучы булып эшләүче Ла-Лош шәһәре мэрының бердәнбер кызы да була. Моннан тыш, берничә укучы яраланган. Алар хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Россия мәгълүмат чаралары.
