КОТОЧКЫЧ: 10 яшьлек кызчыкны урлаучы аны картада откан
10 яшьлек Екатерина Б.ны өч көннән соң гына эзләп таптылар.
Еврей автоном өлкәсендә баланы урлаган 40 яшьлек С. Пономарев үзенең гамәлен төрлечә аңлата, әмма кызчыкны ник урлаганын бер сүз белән генә җөпләп әйтә алмый. Ул аны картада оттым дип белдерә. Ә ни өчен үзе белән алып китүен, кем белән бәхәстә җиңүен әйтми. Катяның хәле яхшы, аны медицина вәкилләре тикшерәчәк.
Кызның югалуы турындагы хәбәр 21 гыйнварда тарала. Ул мәктәпкә чыгып киткән җиреннән өенә әйләнеп кайтмый. Полиция баланы өч көннән соң Амур өлкәсендә, Toyota Vanguard машинасында табып ала.
