Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

“СМИшные эстафеты” ярышлары: җырладык та, биедек тә, уйнадык та, уйладык та [+ФОТОЛАР]

0

“Әлмәт таңнары” газетасы командасы шәһәребездә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында узган традицион чараларда катнашып беренчелекне яулаганын язган идек инде. Вәгъдә ителгәнчә, бүген чарадан тулы репортаж тәкъдим итәбез.

14 сәгатькә билгеләнгән очрашу иртәсе аерата җылы, кояшлы булып чыкты. Алдан теркәлгән дүртешәр кешелек алты команданың бу вакытка үзенең исемнәре, девизлары билгеле иде. Шуның өстенә оештыручылар командаларның заманча гаджетлары булуын да шарт итеп куйган булып чыкты. Сәхнәгә теркәлү саны буенча берәм-берәм катнашучылар күтәрелә торды, үзләренең исемнәрен һәм девизларын яңгырата торды. 

Беренче бирем дә озак көттермәде – командалар кәгазьгә теркәлгән сорауларга җавап биреп телефон номерын ачыкларга, шул номерга үзләренең символы итеп алдан таратылган тасмалар төсен язып җибәрергә, шуннан соң җавапка җибәрелгән фотосурәт буенча паркта билгеләнгән урынны табарга тиеш иде. Урында яшерелгән предметта тагын яңа бирем... 

Беренче этапны уңышлы гына үтеп, һәр команда кабаттан сәхнәгә җыелды. Хәзер исә барыбызга да иҗади турны узасы бар. Бәйгедә катнашучыларга тәкъдим ителгән сүзләрдән шигырь язарга, шуларны үзләре өчен генә билгеләнгән көйгә салып рэп укырга. Араларыбызда каләм тибрәтүчеләр, хәтта оста җырчылар булуына карамастан, рэп уку җиңелләрдән түгелен шунда гына аңладык. Шулай да, беребез дә сынатмадык. 

Җырлап кына туктаган идек, алып баручы яңа биремне яңгыратты: өч минут эчендә өлешеңә тигән көмеш – алдан белми генә тартып чыгарган билетларда язылган биюне әзерләп синхрон рәвештә башкарырга. “Әлмәт таңнары” (оештыручыларның тәкъдиме буенча без аны “Ә.Т.” дип кыскартасы иттек) командасына “буги-вуги” биюе туры килде. Бөтенләй синхрон килеп чыкмаса да, югалып калмадык, җанатарларның алкышларына кушылып, рәхәтләндек кенә, ичмасам! Каләмдәшләребез дә сынатмады – ни катлаулы танго биюен дә менә дигән итеп башкарып чыктылар хәтта. 

Эстафета азагына якынлашканда һәр командага өстәмә баллар эшләргә мөмкинлек туды. Ул да булса кроссворд чишеп, баш сүзне табу. Газета битләрендә еш кына укучыларыбыз өчен әзерләп биргәнгәме, монысын без барысыннан җитез башкардык. 

Нәтиҗә болайрак тәмамланды: өченче урында “Знамя труда” газетасы булды, икенчедә “Луч” телекомпаниясе командасы, беренчелекне “Әлмәт таңнары” яулады. Урыннар билгеләнүенә карамастан, җиңелүчеләр булмады дип исәплибез. Ник дигәндә, барыбыз өчен дә ел дәвамына җитәрлек яхшы кәеф мулдан булды. “СМИшные эстафеты”ны оештыручы “Мәдәният һәм ял паркы” коммерцияле булмаган оешма һәм “Академия праздника” иҗат берләшмәсенә рәхмәтебезне җиткерәбез!







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России