Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Саклык чараларын курегез

0

Мәгълүмат чаралары Россиянең күп төбәкләрендә  грипп таралу хакында хәбәр итә. Район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина белдерүенчә, бездә бүгенгә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Шулай да кичекмәстән грипптан саклану, иммунитетны ныгыту чараларын күрергә кирәк, ди табиб.

Грипп – кискен йогышлы чир. Ул кешедән кешегә һава-төкерек юлы белән күчә. Авыру кинәт башлана. Аның клиник билгеләре бик тиз күренә. Тән температурасы беренче 24-36 сәгатьтә үк бик югары күтәрелә, хәтта 39-40 градуска җитә. Баш авырта, күз алмалары сызлый. Буыннар һәм мускуллар авырту, кайчагында күңел болгану һәм косу да булырга, кан басымы төшәргә мөмкин. Авыру башла нып берничә сәгать үтүгә коры ютәл тотына, борынга томау төшә. Гриппны дәвалауда вирусларга каршы терапияне мөмкин кадәр алданрак башлау зарур. Шулай иткәндә авырудан өзлегүләрне булдырмый калу ихтималы зуррак. Вируска каршы препаратларны авыруның беренче 48 сәгатендә үк куллана башлау инфекция таралуга юл куймый. Туңып калтырау, температура 5 тәүлектән озаккарак сузылса, бу өзлегүләр башлануы хакында сөйли. Мәгълүм булганча, авыруны дәвалауга караганда булдырмый калу җиңелрәк. Грипптан да саклану чараларын күрергә, моның өчен гигиена таләпләрен төгәл үтәргә кирәк: авыру күренгән, температурасы булган, йөткергән кешеләр белән якыннан аралашмаска тырышыгыз; -эпидемия вакытында кеше күп җыелган урыннарда булмагыз; -авызыгызга һәм борыныгызга кагылмаска тырышыгыз; -кулларыгызны чиста тотыгыз – аларны сабын яисә махсус дезинфекция чарасы белән

ешрак юыгыз; -торак бинага саф һава күбрәк керсен, тәрәзәләрне ешрак ачыгыз; -авыру кеше белән аралашканда махсус битлек киегез; -сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз: җитәрлек йоклау, әйбәт туклану, физик активлык, даими саф һавада булу бик файдалы. Гриппны дәвалау өчен мондый препаратлар тәкъдимителә: Темифлю (75 мг) – тәүлеккә ике мәртәбә 5 көн дәвамында эчәргә (авыру кеше белән контактта булганда ашыгыч профилактика өчен 10 көн дәвамында тәүлеккә 1 мәртәбә). Ингавирин (90 мг) – тәүлеккә бер мәртәбә 5 көн дәвамында эчәргә  авыру кеше белән контактта булганда ашыгыч профилактика өчен 7 көн дәвамында тәүлеккә 1 мәртәбә). Арбидол (200 мг) – тәүлеккә 4 мәртәбә 5-7көн дәвамында эчәргә (авыру кеше белән контактта булганда ашыгыч профилактика өчен 10-14 көн дәвамында көн саен). 







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России