Казанда соңгы бер атна эчендә бензин һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр төшкән.
Хәзер АИ-92ле бензинның бер литрын 32,15 сумга, АИ-95 – 35,12, дизель ягулыгын – 34,03 сумга Шул ук вакытта АИ-80 маркалы бензин бәясе үзгәрешсез калган – 31,3 сум.
Идел буе федераль төбәк башкалаларында АИ-92 һәм АИ-95ле бензин бәяләре Уфа, Самара, Чебоксар, Йошкар-Олада төшкән, Түбән Новгород, Киров, Саранск, Ижевск, Оренбург, Пермьдә үзгәрешсез калган.
Дизель ягулыгы Түбән Новгород, Уфа, Саранск һәм Оренбургта төшкән.
Идел буе федераль төбәгендә иң арзан АИ-80 маркалы бензин – Саратовта, АИ-92ле бензин һәм дизель ягулыгы – Самарада, АИ-95 маркаласы – Казанда булган.
Иң кыйммәтлесе: АИ-80 – Кировта, АИ-92 һәм АИ-95 – Түбән Новгородта, дизель ягулыгы – Пермьдә.