Чаңгы ярышы нәтиҗәсендә укучы кыз комага эләккән
Чувашиядә чаңгы сезоны ачылышында Юван урта мәктәбеннән җиденче сыйныф кызы ике чакрым араны узып, икенче урын яулый.
Ләкин бүләкләү тантанасы вакытында ул, аңын югалтып, карга егыла.
Шуннан бирле комада икән. Кыз исә чаңгыда чыгарга теләмәгән, хәле булмаудан зарланган, сыйныф җитәкчесе үгетләгәч кенә тыңлаган.
Хәзер бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.
