Татарстанда буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 29 гыйнварда, иртән һәм көндез көчле кар явуы көтелә, буран чыгачак. Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитеп көчәя. Юлларда кар көртләре саклана.
Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан кимрәк булачак дип фаразлый синоптиклар. Республикада уртача һава температурасы төнлә – 13-18, көнчыгыш рйоннарда – 19-24 градус салкын булачак. Ә иртән һава температурасы сизелерлек күтәрелә башлый һәм көндез 4-9, көнчыгышта – 15 градус кына салкын булачак. Иң җылысы көньяк-көнбатыш районнарда, иң салкыны – көньяк-көнчыгышта.
30 гыйнварга каршы төндә кар ява, кайбер районнарда буран чыгачак. !ава температурасы – 5-10 градус кына салкын бул, дип ышандыра синоптиклар.
