Ксения - фән олимпиадасы призеры
Мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадалары буенча төбәк туры дәвам итә. Әлегә безнең район буенча призлы урынны бер генә укучы алды. Ул -шәһәрнең 2нче мәктәбе XI сыйныф укучысы Ксения Сурова рус әдәбиятыннан. Ксениянең укытучысы - Валентина Александровна Кузнецова.
