Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

«Морж»лар салкыннан курыкмый-Фото

0
Кышын бәкедә су коенучы “морж”лар турында укып, ишеткәнем булса да, үз күзләрем белән күргәнем юк иде әле. Чулман буенда исә күптән түгел шул чынбарлык белән очраштым. 
Урамда зәмһәрир гыйнвар салкыны. Әллә каян гына килеп чыккан кышкы җил бит, колак очларын чеметтерә. Ирексездән яканы күтәрәсең, куртка башлыкларын киеп куясың. Тәб. Чаллы авылыннан Илфат Сәлахиевны әнә шундый көндә очраттым мин. 
 
–Су коенырга килдем әле,–диде ул, елгадагы бәкегә ымлап. –Һәр елны коенам, салкын суда тән үзенә күрә бер сихәт, рәхәтлек ала ул.
–Моның өчен чыныгырга, алдан ук үз-үзеңне хәзерләргә кирәктер инде?–димен гаҗәпләнүдән һәм суыктан куырылып. 
 
–Мин яшь чагымнан ук урамда нинди генә һава торышы булса да берничә чиләк салкын су белән коенырга гадәтләндем. Һич арттырусыз әйтәм, кыш көне әле ул ничектер тәнгә җиңеллек тә өсти. Ашыгыч ара берәр җиргә китеп су белән чирканчык алалмый калсам, җанга нидер җитмәгән кебек,–ди ул ихластан елмаеп. –Бер тәмен белеп алгач, салкын су үзенә күрә уңай энергия бирүче чыганакка әйләнә. Салкын тиеп авырганым бик сирәк. 
 
Кыска гына әңгәмәгә әнә шулай нокта куелды. Мин гаҗәпләнүдән шаккатып торганда, егетләрчә тиз генә өс киемен салган Илфат Сәлахиев ак кар өстеннән Чулманга атлый иде. “Морж” дими кем дисең инде мондый кешеләрне. Алар инде чыныккан. Бу аларның яшәү рәвеше. Тик моны һәркем булдыра алмый. Сәламәтлекне әлеге ысул белән саклау һәм ныгытуга алынучы кешеләр сирәк. Чөнки аның өчен зур түземлек, ихтыяр көче, аерым характер кирәк. 
 
Фәрвәз Каюмова.
 
 
Автор фотосы.






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России