Балык Бистәсе яшьләре районны ничек күрергә тели?
Күптән түгел районыбызның актив яшьләре арасында сораштыру үткәрдем. Алар яшәү урыннарына карата битараф түгел. Ә шулай да алар 2016 елда районыбыда нинди яңа обьектлар күрергә тели икән? Шул сорауларга җавап эзләдем.
Дарья Карпеева:
–Минемчә районда, нигездә, мөһим объектлар төзелеп беткән. Шулай да, ат спорты, туризмны үстерсәләр иде. Яшьләр аның белән кызыксыныр, бәлки. Бу юнәлеш яңа эш урыннары булдыруга да сәбәпче булыр иде.
Руслан Фәйзерахманов:
–Ялга кайтучы яшьләребез өчен күңел ачу үзәкләре юк. Шуңа күрә 2016 елда ниндидер бер комплекс төзелсә, анда боулинг, яки кинотеатр барлыкка килсә һич кенә дә начар булмас иде.
Илдар Миндубаев:
–Интернет челтәренә керә ала торган, Казан шәһәрендәге кебек зур бер парк төзелсен иде. Яки мәдәният йорты янәшәсендәге “Йөрәк” фигурасына WI-FI тоташтырырга да була. Шулай ук район үзәгендә футбол уены мәйданчыгы бик кирәк. Кайбер шәһәрләрдән үрнәк алып эшлисе иде аларны.
Инсаф Шәймарданов:
–Беләсезме, студент буларак, уңайлы, җылы автовокзал төзелүен теләр идем.
Айрат Исмәгыйлов:
–Район үзәгендә бар нәрсә дә бар бугай. Әгәр дә мөмкинлекләре булса, кинотеатр, күңел ачу үзәге төзесеннәр иде.
Руслан Мифтахов:
–Балык Бистәсе район үзәгендәге төзелешләр турында уйлаганым булмады. Укучы буларак, беренче номерлы мәктәптә киң актлар залы төзелүен теләр идем. Мәктәп укучылары һәм укытучылары минем белән килешерләр, дип уйлыйм.
Наталья Хәмидуллина:
–Мин заманча эшләнгән яшьләр үзәген күрергә телим. Актив яшьләрнең бергә җыелып, районның киләчәге турында әңгәмәләр оештырып, проект, идеяләр турында фикер алышу урыны булыр иде.
Гөлнара Вәлиәхмәтова:
–Кама елгасы буенда балалар сәламәтләндерү лагеры, чәчәкле фонтанлы парк төзелсен иде. Шулай ук балалар өчен аниматорлары булган кафелар ачылса яхшы булыр, минемчә.
Диләрә Гыйниятова:
–Балык Бистәсендә яшәүче буларак, караоке-клуб комплексы булуын телим. Һөнәри тренерлары, спа-процедурасы булган фитнес үзәк төзелсен иде. Шулай ук бездә тауда чаңгы шуу спорт төрен үстерегә була.
Кайчандыр, безнең районга кунакка килүчеләр бүгенге район үзәген күреп шаккаталар. “Балык Бистәсе көннән-көн үсә, матурлана”,–ди алар. Кем белә, бәлки, 2016 һәм алдагы елларда яшьләребез теләгән объектлар да төзелер, яңа мөмкинлекләр ачарлар..
Алия Хәбибуллина.
Фото: редакция архивыннан алынды.
