Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

0
30 гыйнвар (шимбә). Рабигүл ахир аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.33 сәгатьтә калка, 9.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.28 сәгать.
 
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
 
Тозлы бәрәңге
 
Тез авыртканда, 1 бәрәңгене угычта уалар, 1 чәй кашыгы тоз салып болгаталар, тезгә сылап, өстеннән башта целлофан, аннары җылы шәл урыйлар. Берничә көн рәттән шулай дәваланганда, сызлау басыла.
 
31 гыйнвар (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге Ай Чаян йолдызлыгында, 23.45 сәгатьтә калка, 10.12 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.33 сәгать.
 
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Тырнак кисәргә, операция ясатырга киңәш ителми.
 
Сихәтле төнәтмә
 
Даруханәдән алынган чалмабаш (пион), песи үләне, сукыр кычыткан, эвкалипт, бөтнек төнәтмәләрен пыяла савытта барысын бергә кушалар, 10 канәфер чәчәк бөресе өстәп, караңгы урында 2 атна төнәтәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 25 әр тамчы (1 десерт кашыгы) эчәләр, артыннан чиста су кабалар. 1 ай эчкәннән соң 10 көн ял итәргә кирәк. Мондый төнәтмә югары кан басымы, невроз, аритмия, тахикардия вакытында файдалы, баш миендәге кан әйләнешен яхшырта, аяк-кулларны оюдан саклый.
 
1 февраль (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 0.38 сәгатьтә калка, 10.35 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.37 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
 
Дәфнә тирене чистарта
 
Бәләкәй балаларда аллергия, диатез булганда, 2-3 дәфнә яфрагын 1 стакан суда 5 минут кайнаталар да, сөзеп, сабыйга көненә 2-3 тапкыр 2 шәр чәй кашыгы эчертәләр. 4-5 көннән соң тире чистара башлый.
 
2 февраль (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.43 сәгатьтә калка, 11.03 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.41 сәгать.
 
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа йорт төзи башларга була. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмас­ка кирәк.
 
Диатездан дәва
 
Уртача зурлыктагы 4-5 бәрәңгене әрчеп, эре угычта уалар, кайнап торган 4-5 литр суга салып, болгаталар да, утны сүндерәләр, капкачын ябып, 15 минут тоталар. Сөзеп, баланы коендыра торган суга кушалар. Шундый бәрәңгеле суда 3-4 тапкыр югач, диатезның эзе дә калмый.
 
3 февраль (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 2.47 сәгатьтә калка, 11.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.45 сәгать.
 
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
 
Өянәк интектерсә
 
Баш өянәге (мигрень) интектергәндә, марля кисәген кызыл чөгендер суында чылатып колакка кую файда бирә. Колак артларына һәм чигәләргә марляга төреп тозлы кәбестә кую, башка сөлге бәйләү дә булыша. Маңгайга – салкын, муенга – кайнар компресс куялар, 2 минуттан соң урыннарын алыштыралар (6 тапкыр шулай алыштыру җитә). Кнейп ысулы буенча исә, баш өянәгеннән котылу өчен, аена 7 тапкыр юеш оекбаш киеп йокларга кирәк – аларны салкын суда чылатып сыгалар да, кияләр, өстеннән коры оекбаш киеп, юрган ябынып яталар.
 
4 февраль (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 3.48 сәгатьтә калка, 12.17 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.49 сәгать.
 
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
 
Битлек булыша
 
Бик каты арыганда, йокысызлыктан интеккәндә, күз төпләре күгәрә, күз кабак­лары шешә. Аларга мондый битлек ясау файдалы. Уылган чи бәрәңгене 2 шәр чәй кашыгы он һәм сөт кушып болгаталар да, күз тирәсенә ягалар. Яисә бик вак туралган 1 чәй кашыгы петрушканы 2 чәй кашыгы каймак белән болгатып, битлек ясап ягалар, ул кан әйләнешен яхшырта.
 
5 февраль (җомга). Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 4.44 сәгатьтә калка, 13.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.53 сәгать.
 
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
 
Кишер кайнатмасы
 
1 әр килограмм кишер һәм төшләре алынган, тик кабыгы чистартылмаган лимонны иттарткычтан чыгаралар, 2 килограмм шикәр өстәп, болгата-болгата 40 минутлап пешерәләр. Бу кайнатмадан мандарин тәме килә.






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России