Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Бүген буран, иртәгә нәрсә көтәргә?

0

Гыйнвар азагы һәм февраль башы, гадәттә, кышның иң суык чоры булып санала. Ләкин быелгы һава торышы бу күренешкә үзгәрешләр кертте – Россиянең Европа өлешенә яз килә.

Актив атлантик циклон тудырган дымлы, юеш һава көнчыгышка хәрәкәт итеп, кыш уртасында Мәскәү өлкәсендә температураны +3 градуска кадәр җылытты. Казанда да киләсе атнадан терекөмеш баганасы 0дән өскә күтәрелер дип көтелә.


Бүген исә Казанда буран котырды. Метеорологлар республикада көньяктан искән җилнең көче секундына 15-18 метрга җитүен, көнбатыш районнарда күз күремен бер чакрымнан да киметеп, бик нык кар явуын хәбәр итә, һәм юлларда кар көртләре хасил булуыннан кисәтә.


Үз чиратында Казанның Дәүләт автоинспекциясе автомобиль хуҗаларын буранлы көндә рульгә утырмаска, ә инде машинадан баш тартып булмый икән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска өнди. Шәһәр эчендә хәрәкәт иткәндә тизлекне сәгатенә 40 чакрымнан арттырмаска, машиналар арасындагы дистанцияне сакларга, юл чатларын узганда, җәяүлеләр кичүе, автобус тукталышлары тирәсендә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен буранлы көндә шәһәрнең җәмәгать транспортында йөрергә, шәһәрдән читкә, ерак юлга чыкмаска да тәкъдим бар. Автоинспекторлар, гадәттә, юл-транспорт һәлакәте җомга һәм шимбә көннәрендә, кешеләр иртән эшкә барганда – 8-11 сәгатьләр арасында, төшке вакытта – 12-13 сәгатьләрдә һәм кич белән эштән кайтканда – 17-19 сәгатьләрдә еш күзәтелүен ассызыклый. Статистикага күз салганда, юл-транспорт һәлакәтендә иң күбесе руль артына 30-40 яшьтәге кешеләр утырган җиңел автомобильләр очрый. Ә юл бәхетсезлегендә зыян күргән пассажирларның һәм җәяүлеләрнең саны бер үк дәрәҗәдә.


Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе фаразлары буенча, 30 гыйнварга Татарстанда минималь һава температурасы 7-12 градус салкын булачак, көндезен – «минус» 1-6 тирәсе. Көньяк-көнбатыштан җил төнлә һәм иртән аеруча ачы исәчәк. Юлларда бозлавык сакланачак. 31 гыйнварда Татарстанга да Мәскәү һавасы килеп җитеп, күпчелек районнарда юеш кар көтелә. Кайбер районнарда буран, томан булачак. Көндез һава температурасы +1 күрсәтәчәк. 1 февральдә җил тагын көчәеп китеп, урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/53658

Фото: http://st4.maxpark.com/static/u/photo/3975333424/740_120249.jpg







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России