Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

Матурлык яратучы гаилә

0

Безнең Мәктәп урамында иң өлкән кешеләр - Ильяс абый белән Рәзинә апа Юнысовлар. Март аенда алар 77 яшьлек бәйрәмнәрен каршылаячаклар. Әмма аларның гомер итү рәвешләренә карап, һич кенә дә бу яшьне биреп булмый. Алар һәрвакыт эштә, зарлануны белмиләр. Ильяс абый замана белән бергә атлый. Әле генә түбә калаен алыштырган иде, өен дә заманча итеп тышлатты. Капка-коймаларын да яңартып, карап тора. Баз өсләре дә, каралты-курасы да төзек, буялган. Иртә яздан кара көзгә кадәр бакчалары караулы. Бер генә чүп үләне тапмассың. Җиләк-җимеш агачлары тиешенчә киселгән, кәүсәләре агартылган. Барлык яшелчәләрне, бакча җиләген дә үзләре үстерәләр. Бәрәңгенең дә иң уңышлы сортлары аларда булыр. Үзләреннән артканын базарга алып барып, башкалар белән уртаклашырга да өлгерә алар. Токымлы сарыклар үрчетү белән дә шөгыльләнә Ильяс абый. Бу гаилә шулай дөньяны, матурлыкны ярата. Урамнан үтүчеләрнең кәефләрен күтәреп, озын түтәлләрдәге циния чәчәкләре, үрләтелгән гөлләре сәламләп калалар. Капка төпләрендә  зәвык белән матур савытларда өйдә үстерелгән ал чәчәкле кына, кып-кызыл чәчәкле сальвия, ак чәчәкле яраннар күзләрне иркәли. Ә бит аларның һәркайсына күпме хезмәт, күңел җылысы салынган. Кышларын да хәрәкәттә өлкәннәребез. Турларындагы кечкенәдән үзләре утыртып үстергән  чыршы агачын Яңа ел алдыннан бизәп, лампалар белән яктыртып куялар. Ул әллә каян күренеп, авылыбызга чакырып, ямь биреп тора.

Менә шундый тынгы белмәс, матурлык булдырырга омтылучы бу гаиләгә карап сокланабыз, үрнәк алырга тырышабыз, үзләренә сәламәтлек телибез.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России