Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2016

ИҖАТ ФЕСТИВАЛЕ СТАРТ АЛА

0

Зәйдә оешма, предприятие, учреждениеләр арасында районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше  елы кысаларында “Спорт - яшәү рәвеше” дип аталган иҗат фестивале оештырыла. Ул февраль аеннан башланып апрельгә кадәр барачак. 

Фестивальнең максаты  халык иҗатын үстерү, милли мәдәниятне пропагандалау һәм популярлаштыру, башкару осталыгын арттыру, яңа талантларны ачу һәм аларга ярдәм итү, яшьләр иҗатын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән мәдәният чаралары оештыру, шәһәрнең предприятие һәм оешмалары арасында иҗади элемтәләр урнаштыру һәм тәҗрибә уртаклашудан гыйбарәт. Ул тематик кичә рәвешендә уздырыла. Программада производствоны презентацияләү, предприятие-оешмаларның уңышлары, казанышлары турында сөйләүче күргәзмә,  ветераннарны, алдынгыларны  хөрмәтләү, коллективның спорт тормышын, иҗади потенциалын күрсәткән визит карточкасы,  концерт номерлары  (аңа 20-25 кешелек хорда җырлау, ялгыз җырлау, биюләр, нәфис сүз, миниатюра, монолог, пародияләр, оригиналь һәм халык иҗатының башка жанрлары керә) булырга тиеш. Җырчыларга, вокаль ансамбльләргә һәм хор коллективларына фонограмма куллану тыела.  Программа 1 сәгать 20 минутка исәпләнгән булырга тиеш. 

Бәйгене профессиональ җырчылардан, хореографлар, режиссерлардан торган жюри бәяләчәк. Жюри түбәндәге таләпләрне исәпкә алачак: жанрларның төрлелеге, программаны сәнгать ягыннан һәм музыкаль бизәү, башкару осталыгы, сәхнә культурасы дәрәҗәсе, ике дәүләт телендә башкару, күп кеше катнашу,  фестивальнең шартларын һәм тәртибен үтәү.

Призлы урын алучы коллективлар Дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә, шулай ук жюри күзлегеннән жанрлар буенча иң яхшы башкаручылар билгеләнеп, аларга бүләкләр тапшырылачак. Жанрлар иң яхшы визит карточкасы, иң яхшы музыкаль визит карточкасы, иң яхшы режиссер постановкасы, иң яхшы хор, ирләр һәм хатын-кызлар  вокаль ансамбле, бию коллективы (халык биюе һәм эстрада биюе),  иң матур биюче (дуэт), иң сәнгатьле шигырь укучы, халык уен коралларында иң яхшы уйнаучы, иң оригиналь жанр,  халык һәм эстрада җыры, иң яхшы алып баручы, иң яхшы күргәзмә, презентация,  иң өлкән һәм яшь башкаручы, тамашачылар мәхәббәтен яулаучы төрләренә бүленә.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России