ГРИППНЫ КИСӘТҮ ҺӘМ ДӘВАЛАУ
Халык медицинасында гриппка каршы үләннәр:
Кара карлыган аеруча нәтиҗәле чаралардан санала. Аны, кайнар су һәм шикәр кушып, көненә дүрт стакан эчәргә кушыла. Җимешләреннән генә түгел, сабакларыннан да кайнатма ясарга тәкъдим ителә. Моның өчен бер уч вакланган сабакны дүрт стакан кайнар суда чәй кебек пешерергә, 5 минут кайнатып алырга, шуннан соң дүрт сәгать томалап тотып парландырырга әйтелә. Йоклар алдыннан шуны җылы килеш, шикәр салып, ике стакан эчәләр.
Кура җиләге — иң яхшы тирләтүче һәм температураны төшерүче. Аны төрлечә кулланырга мөмкин. Җиләкләреннән ясалган сиропны ютәлдән һәм тамак авыртканнан эчәләр. Киптерелгән бер аш кашыгы җиләк өстенә кайнар су коеп егерме минут тоткач, көненә ике тапкыр кайнар көе эчәргә тәкъдим ителә.
Кура җиләген һәм юкә яфрагын бертигез микъдарда алып, бер аш кашыгы шул кушылма өстенә бер стакан кайнап торган су койгач, егерме минут томалап тоталар да сөзгәч, төнгә каршы бер стакан эчәләр.
Бер күләмдә алынган кура җиләге, үги ана яфрагы, әнеч җимеше, тал кайрысы катнашмасы төнәтмәсен, тирләткеч сыйфатында, шулай ук төнгә эчәргә ярый.
Грипп вакытында нарат җиләге (брусника) киң кулланыла. Җиләгеннән морс ясыйлар. Сабаклардан һәм яфракларыннан төнәтмә әзерлиләр. Моның өчен бер аш кашыгы сабак өстенә бер стакан кайнар су коела, утыз минут төнәткәч, сөзелә. Көненә 4-5 тапкыр икешәр аш кашыгы эчелә.
Нарат җиләге белән җир җиләген тигез күләмдә алып, сыгынты хәзерләргә дә мөмкин. Моның өчен бер аш кашыгы кушылма өстенә бер стакан салкын су коела, кайнар дәрәҗәгә җиткерелгәч, сыгынтыга бал өстәлә. Кайнар килеш көненә 3-4 тапкыр эчелә.
