Зәйдә юл һаләкәтендә өч кеше гомере өзелде
30 гыйнварьда Зәй районы территориясендә булган буран юлда аяныч хәл килеп чыгуга сәбәп булды. Чаллы-Зәй юлының 21нче км. да, Түбән Пәнәче авылы тирәсендә «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе тайгак юлда, машина белән идарә итүдә контрольне югалтып каршы як полосага чыга һәм «Форд» микроавтобусы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машина юл читенә чыгып оча. Аның йөртүчесе һәм 15 яшьлек пассажир кыз бала алган тән җәрәхәтеннән һаләкәт урынында ук үлә, ә икенче пассажир хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында якты дөнья белән саубуллаша.
