Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2016

1-7 февральгә йолдызнамә

0
 КУЧКАР (21.03-20.04)лар атнасы киеренке булыр мөгаен. Максатка ирешү юлында шәхси проблемалар комачау итәчәк. Шуңа да йолдызлар сезгә башка юл табарга киңәш итә. Уңышка ирешергә теләсәгез үзегезне ялтыравык итеп күрсәтү берни  бирмәс, киресенчә, тыныч кына үз эшегезне башкарыгыз.
 
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә белемне арттырырга кирәк булачак, чөнки йөкләнелгән эшне башкару кыенлашырга мөмкин. Кыска гына вакыт эчендә укып, нәрсәдер өйрәнә алмассыз, шуңа да сездән тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрегездән ярдәм сорарга читенсенмәгез. Дусларыгыз белән очрашырга мөмкин.
 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атнада шикле чараларда катнашмавыгыз хәерлерәк. Белмәгәнне якыннарыгыздан сорагыз, алар дөрес киңәш бирер. Нәрсәгәдер ирешү өчен бик күп көч түгәргә кирәк булуын аңларсыз. Башкалардан аермалы фикер йөртүегез якын киләчәктә уңай нәтиҗәләр бирер.
 
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, эшлекле сөйләшү, килешүләр өчен уңышлы атна булачак. Тәҗрибә һәм интуициягез катлаулы хәлләрдән чыгарга ярдәм итәр. Барлык мәсьәләләрне яраткан кешегез белән уртага салып сөйләшегез. Туганнарыгызның эшенә кысылмавыгыз хәерлерәк.
 
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның көндәлек эшләрендә ялгышлар булуы ачыкланырга мөмкин. Алар сезгз максатка ирешү юлында алага бару өчен комачаулый. Йолдызлар әлеге ялгышларны бетерү өстендә эшләргә кирәк ди. Артык нык эшләп сәламәтлегегез турында гына онытып җибәрмегез.
КЫЗ (23.08-22.09)ларны эштән бүлдереп, ял итүгә кызыксындыру чаралары күп булыр. Әмма  күңел ачу матди хәлегезгә тискәре йогынты ясаячак бит, моңа тиз төшенерсез. Шуңа да эшегезгә комачау итми торган ял итү режимын сайларга кирәк булачак. Мәхәббәт өлкәсендә бар да яхшы булыр төсле.
 
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, иске карашлы булуыгыз сезне кыен хәлгә калдырырга мөмкин. Шулай да традицияләрне саклап калырга кирәк. Әгәр дә ниндидер бер карарга килү кыен икән, якыннарыгызга мөрәҗәгать итә аласыз. Көнкүреш мәшәкатьләре белән шөгыльләнү канәгатьлек хисе бирер.
 
ЧАЯН (24.10-22.11)нар үзләрен ялгыз итеп тояр. Шулай булса да тирә-юньдәгеләр белән якынаерга ашыкмыйсыз. Йолдызлар сезнең өчен якын, уңай хисоләр тудыручы кешеләр белән аралашырга киңәш итә. Иҗади эшләр белән шөгыльләнү өчен дә уңай вакыт. 
 
УКЧЫ (23.11-21.21)лар. Әгәр дә эшегездә уңышка ирешергә теләсәгез, хәзерге вакытта дусларыгыз белән очрашу-аралашудан тыелып торырга кирәк. Алар белән финанс мәсьәләләр хакында сөйләшмәвегез хәерлерәк. Актив, батыр булуыгыз проблемаларны җиңәргә, матди хәлегезне яхшыртырга мөмкинлек бирә.
 
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр тормышында килеп туган вакыйгалар киләчәк планнарын җимереп ташларга мөмкин. Чикләүләрне җиңү авыр булачак. Шуңа да йолдызлар максатка ирешүнең башка юлларын эзләргә, табарга киңәш итә. Якыннарыгыз ярдәменә таяна аласыз.
 
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга тирә-юньдәгеләргә артык ышанырга ярамый, ди йолдызлар. Нәкъ менә хәзер сезгә явызлык эшләргә теләүчеләр каршыгызга очрарга мөмкин. Бәхәсләшергә, дөрес икәнегезне расларга кирәкми, бар да үз вакыты белән җайланыр. Атна ахырында финанс хәлегез уңай якка үзгәрер төсле. 
 
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, бу атна сезнең өчен җиңел булмаячак. Тормышыгызда нәрсәдер үзгәртергә ашыкмагыз. Якыннарыгыз киңәшенә колак салыгыз, үзегезчә эшләгез. Планнар корып, аларны тормышка ашырыргы тырышыгыз. Яңа танышларыгыз гомерлек дусларыгыз булып китүе ихтимал. 






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России