Түбән Камада гриппның беренче очрагы теркәлде
Түбән Камада грипп белән авыруның сезонда беренче очрагы теркәлде.
Ул Түбән Камага Кырымнан кайткан гаилә белән бәйләнештә булган 5 яшьлек балада табылган. Хәзер ул табиблар күзәтүе астында. Әлегә аның "дуңгыз гриппы" булу-булмавы турында әйтергә иртәрәк. Чөнки лаборатория анализлары әлегә әзер түгел, ди.
Түбән Камада кискен тын юлы авыруы очраклары ешаеп киткән.
