Татарстанда 3 миллион 868 мең кеше яши
Быелның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 3 миллион да 868 мең кеше яши.
Аларның 2 миллион да 955 меңе – шәһәр халкы. Авыл җирләрендә исә 912 мең кеше гомер итә. Узган елны авылда яшәүчеләрнең саны 914 мең булган.
