Урахча авылында яшәүче 84 яшьлек Анастасия Зуйкова кызыклы тормыш юлы үткән
Качману бәйрәме чорларында без Урахча авылында яшәүче, хезмәт ветераны 84 яшьлек Анастасия Зуйкова янына килдек. Өйдә ул ялгызы гына түгел иде. Нинди максат белән килүебезне белгәч, күршесе Хәсән Әхмәдиев аның турында сөйләп китте:
-Настя апаның өендә гел кеше өзелеп тормый. Яз, җәй айларында туган ягы Урахчага кайтучылар аңа тукталалар. Әбине тәрбияләү өчен пенсия фонды аша мине рәсмиләштерделәр. Күптән түгел, машина белән кызына кунакка алып бардым. Ул анда ике атна торды. Ишегалдын кардан чистартам, бакчасында бәрәңге, яшелчәләр утыртам, алырга булышам. Аны үзен генә калдырмыйбыз,-ди ул.
Анастасия Яковлевна күршеләре белән тату яши. Әлфия белән Хәсән Әхмәдиевлар үзләренә кунакка чакырып мунча кертәләр.Ә үзенә килгәндә исә, авыр да, кызыклы да тормыш юлы үтә ул. “Яшь идек, дус гаилә булып яшәдек”,-ди Анастасия Зуйкова.
Анастасия апаның тормыш юлы Безводное авылында башлана. Әтисе Яков Ветелкин да шушында туган була. 1949 елны авылны таркатканнан соң, әнисенең туган авылы Урахчага күчәләр. Әтисе сугыштан аяксыз кайта, колхоз рәисе булып эшли. Яшь Анастасиягә күпне күрергә туры килә. Үгез җигеп җир сөрәләр, икмәкне Балык Бистәсенә илтәләр. Фронтовик Михаилны госпитальдән авылга медсестра озата кайта. Беренче тапкыр Анастасия Михаил белән клубта очраша, дуслашып китәләр. Алар арасында хисләр кабына, тора-бара мәхәббәткә әверелә. Әти-әниләре аңа кияүгә бирәселәре килмәсә дә, кыз нык характерлы һәм тәвәккәл дә була. “Бирмәсәгез, үзем аның янына китәм”,-ди ул аларга. Әти-әисенең кызлары белән килешүдән башка чаралары калмый. 1951 елның 12 февралендә туй ясыйлар.
-Кайнанам белән кайнатам бик яхшы кешеләр иде. Әнием Мария Гордеева белән егерме бер ел бергә яшәдек. Балык Бистәсе хастәханәсендә авырып ике ай яттым. Иремнең Казан шәһәрендә бер шифаханәдә танышы табибы булган. Аның аша тагын ике ай ярым Казанда дәваландым. Өйгә кайткач мине кайнанам тәрбияләде. Төрле ванналарда утыртты, барыбер аякка бастырды”,-дип сөйли Анастасия Яковлевна. 1960 елда мәктәпкә эшкә урнаша. Җыештыручы, завхоз, ат караучы вазыйфаларын башкара. Ул вакытта мәктәп ике катлы агач бинада урнашкан. Үзләре утын кисәләр. Укучылар да бу эштә ярдәм итәләр. Һәр җыештыручы алты мичкә ягарга тиеш була. Анастасия балалар килергә кабинетлар җылы булсын дип, сәгать өчтә торып ягып куя торган булган. Мәктәптә ул егерме сигез ел хезмәт куя.
-Сәламәтлек булганда, көчне кызганмыйча эшләдек. Үзебез ипи сала идек, сөт үзебезнеке. Яшелчәләр үстердек. Яшелчәләргә сибәр өчен суны елгадан көянтә-чиләкләп ташый идек. Егерме көянтә җитә иде. Орлыкларны да үзебез әзерләдек,-дип искә ала яшьлек елларын язма героем. Анастасия Яковлевнага авыр хәсрәт - улы Николайның да үлемен кичерергә туры килә.
-Ун ел буена ашлар үткәрдем. Поминкаларны үземнекеләр өчен генә түгел, күршеләр, дуслар өчен дә үткәрергә туры килде. Азык-төлекне үзем сатып алдым, ашлар, камыр ашлары пешердем. Кырыктан артык кеше була иде. Бездә бүләкләр өләшү гадәте дә бар әле. Киленем Валентина белән күршем Әлфия булыштылар. Хәзер үзләре бөтенесен дә эшли алалар,-ди ул.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Таңсылу Минһаҗева.
Автор фотосы.
