Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2016

Таксист Наил Табанаков: "Артистлар да "бомбить" итәмени?" дип еш сорыйлар

0

Автор башкаручы Наил Табанаков белән Казанның Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан балалар бакчасында очраклы рәвештә күрештек. Балаларыбыз бер бакчага йөри икән. Билгеле, очрашкач, сөйләшеп, аралашып киттек. Наил иҗатындагы яңалыклары белән уртаклашты.

- Наил, Казан тамашачысы сине югалтты, күптән концерт куйганың юк...


- Яңа программа әзерлим. Концертта бары тик тере музыкага тере тавышка гына җырлаячакмын. Бу - минем күптәнге хыялым. Бик күп яңа җырлар иҗат ителә, әмма мин аларның берсен дә интернет челтәренә урнаштырмыйм. Күптән түгел Мамадыш районы авылларында концертларым узды. Тамашачымның миңа кушылып җырлап утыруын күргәч, күземә яшьләр килде хәтта. Бу - шулкадәр рәхәт, күңелле.


- Репетицияләрне кайда үткәрәсез?


- Иптәш егет бер базада шөгыльләнергә тәкъдим итте. Көн саен диярлек кич белән шунда репетиция ясыйбыз. Иң мөһиме: аренда өчен түлисе түгел. Төркемдәге егетләрнең барысы да профессионал, уртак телне җиңел таптык, алар белән эшләве миңа искиткеч уңайлы.


- Наил, заказ буенча җырлар язасыңмы?


- Бик әз язам. Гадәттә, әзер шигырьгә көй язарга сорыйлар. Ләкин әгәр дә мин ул шигырь текстында "яшәмим" икән, мин аңа көй иҗат итә алмаячакмын.


- Билгеле шәхесләрнең шигырьләренә дә көйләр язасың икән.


- Күңелемә ошаса, язам, әлбәттә. Георгий Ибушев үзенең китабын бүләк иткәч, аның "Йокысыз төн" шигыре аеруча ошады. Шуннан соң аңа шалтыратып: "Бу шигырьгә көй язырга ярыймы?" – дип сорадым. Ул: "Аңа көй язып булмый бит инде", – диде. Ә минем күңелдә бу шигырьгә көй туган иде инде. Аннары бу җырга клип та төшерелде. Аны Георгий Ибушевка күрсәткәч, бик гаҗәпләнде.


- Наил, инде 15 елдан артык таксист булып эшлисең. Сине таныган клиентларның иң беренче соравы нинди?


- Таныганнары башта утырмаган була, розыгрыш дип уйлый. Иң еш бирелә торган сораулар: "Сез чынлап та Наил Табанаковмы?" һәм "Артистлар да "бомбить" итәмени?" Таксист эшен карта уйнау, яисә балык тоту белән чагыштырыр идем. Булганда була, булмаганда юк. Машиналарны яратам, аларны ремонтлау белән мәш киләм, шуңа эшем үземә ошый. Моннан тыш, ял көннәрендә мәҗлесләр дә алып барам. Бөтен табышымны гаиләмә алып кайтып бирәм.


Казан урамнары буйлап "Лада-Ларгус" машинасында баручы җырчы Наил Табанаковны очратсагыз, сәлам бирми калмагыз, дуслар!

 

Эльвира Шакирова
Интертат

Чыганак: http://www.tulachi.ru/ru/news-all-world/item/3348

Фото: http://c.beznen.ru/wp-content/uploads/2013/08/tabanakov-foto.jpg







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России