Сәвәләйлеләр «Операция «Ы»ны сәхнәләштерде
Зәйдә илебездә төшерелгән фильмнарны сәхнәләштереп күрсәтүдән гыйбарәт булган “Тормыш кадрлары” иҗат фестивале дәвам итә. Кино елы уңаеннан Сәвәләй мәдәният йортында «Операция «Ы» комедиясе сәхнәләштереп күрсәтелде. Үзгә, мавыктыргыч фильм-тамашада ир-ат рольләрен мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре куючы бик оста башкарды.
