«Ялта-Зәй»дә - Идел буе федераль округы беренчелеге
«Ялта-Зәй» чаңгы үзәгендә бүген Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар башланды. Беренчелектә республиканың 1998-1999 елларда туган яшүсмерләре чаңгы спорты буенча осталыкларын сыный. Бүген алар ирекле стильдә 5 һәм 10 километр арада узыша. Кичен биредә ярышларны ачу тантанасы булып, бүгенгесенә нәтиҗә ясалачак.
