Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2016

Хәния Фәрхи Вәсилә Фәттахованың кызын алу турындагы хәбәр хакында: «Ул бөтенләй дөрес сүз түгел»

0
Күпләр яраткан Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың арабыздан киткәненә дә бер атна вакыт узды.
Шушы бер атна эчендә социаль челтәрләр, сайтлар, матбугат битләре, радио-телевидение әлеге күңелсез хәбәрдән "кайнап" торды. Әлбәттә, халык мәхәббәтен моңлы җырлары белән яулаган җырчының фаҗигасы беркемне дә битараф калдырмады.
 
Вәсиләне озатып, берничә көн үтүгә аның яңа туган кызы бакыйлыкка күчкән дигән хәбәр таралды. Бәхеткә, бу сүз дөреслеккә туры килмәде. Ә кичә исә социаль челтәрләрдә "Вәсилә Фәттахованың кызын Хәния Фәрхи алырга җыена" дигән хәбәр яшен тизлегендә таралып, күпләрне шаккатырды.
 
Әлеге хәбәрнең хакмы, әллә чираттагы уйдырмамы икәнлеген белү өчен Хәния Фәрхинең үзенә шалтыраттык.
 
– Хәния ханым, сезнең балаларны ихлас ярата торган киң күңелле кеше икәнлегегезне беләбез. Менә шушы көннәрдә сез Вәсилә Фәттахованың кызын тәрбиягә ала дип таралган сүз турында ни дияр идегез?
 
– Ул бөтенләй дөрес сүз түгел, – дип җавап бирде ул борчылып, – Вәсиләнең ире Илгизнең күзенә ничек карарга инде хәзер?.. Мин бары балалар яратам гына дигән идем бит. Үземнең кызларымны да сирәк кенә  күрәм бит әле. Ничек мин сабый алып тәрбияли алыйм? Гастрольләргә йөреп, үземнең оныкларымны да еш күрү бәхете тәтеми.
 
– Димәк, дөрес түгел.
 
– Юк, әлбәттә. Баланың бит әтисе исән-сау, минем авыздан андый сүз чыкса, бу аларны бик нык рәнҗетү булыр иде. Илгизнең туганнары, якыннары да бар бит.
 
– Ә үзегез күпме онык турында хыялланысыз?
 
– Күпме булса да, мин шат кына. Менә икенче кызым – Алсуым да кияүгә чыкты, Аллага шөкер. Балаларым исән-сау булып, үз балаларын үзләре генә  карап үстерсеннәр инде, – дип йомгаклады сүзен Хәния ханым.
 
Гөлнара Зиннәтуллина
Чыганак:http://shahrikazan.com/






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России