Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2016

Тортны оста пешерә (фотолар)

0

Кулыннан эш килгәннәргә акча эшләү мөмкинлеге бар хәзер. Социаль челтәрләрдә үз төркемнәрен булдырып, шуның ярдәмендә кемдер кием-салым сату, икенчеләр тырнак ясау белән шөгыльләнә. Ә менә шәһәребездә яшәүче Зинфира ханым Закирова тортлар пешерә.


Заказ буенча тортлар пешерү теләге җәй ахырында туа, сентябрьдә тәвәкәлләп бу эшне башлып җибәрәләр.

-Кулымнан килә икән, шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән булгач, нигә әле эшләмәскә, гаилә бюджетына ярдәм итмәскә, дидем дә, тотындым, - ди Зинфира ханым.

Балаларның туган көннәрен, туй-юбилейларны торттан башка күз алдына да китереп булмый. Аның өстендә мультфильм геройлары сурәтләре яисә машина, пар йөрәкләр формасында ясалган, гомумиләштереп әйтсәк, тематик тортлар модада хәзер. Зинфира ханым да нәкъ менә шундыйларны пешерә. Алар арасында букет, сәгать, кызлар күлмәге, балалар коляскасы формасында ясалганнары да, шулай ук умартачы, колхозчы, нефть тематикасы чагылдырылганнары да бар. Шактый өлешендә, әлбәттә, мультфильм геройлары, кечерәкләр өчен имезлек, пинетка, коляскага урын бирелгән.

-Сурәтләрне ничек шулай ошатып ясый аласыз, һөнәрегез буенча рәссаммы әллә сез? – дигән сорауны да бирмичә калып булмады.

-Андый белемем булмаса да кечкенәдән рәсем ясарга, сурәт төшерергә яраттым. Әни моның өчен орыша да иде мине. Заказ биргәндә, һәркем нинди торт теләгәнен якынча булса да әйтә. Аннан фантазияне эшкә җигәм, интернеттан үрнәкләр карыйм. Менә шулай, тырыша торгач килеп чыга инде, - диде хуҗабикә.

Торт өслеген, сыннар ясаганда, төрле бизәкләр төшергәндә кулланылучы мастика дип аталучы үзле кондитер пластилины ярдәмгә килә икән. Аны алдан заказ биреп Казаннан барып алып кайталар. Төрле төсләр табигый буяулар кушу ярдәмендә килеп чыга.

-Бу татлы ризыкны күбрәк балалар ярата бит. Шуңа да синтетик буяулар, хуш ис бирүче матдәләр кушмыйм. Гел табигый продуктларны гына кулланам: йомыркасы авылныкы, сөт өстен үзем күпертәм, - ди.

Хәзер даими заказ бирүчеләре бар. Авыллардан да килеп алып китәләр икән, бер заказ Әлмәт шәһәреннән булган, аны үзләре илтеп биргән. Биш ай эшләү дәверендә йөзгә якын татлы ризык яратучыны шатландырырга өлгергәннәр. Иң зур тортның авырлыгы ун килога якын булган.

Тулырак "Заман сулышы" газетының җомга саныннан укыгыз


Ләйсән Шәрәфетдинова







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России