Игътибар! Юлларда хәрәкәт туктатыла
14 февраль көнне “Татарстан чаңгы юлы - 2016” ярышы уздырылу сәбәпле юллардагы хәл-торышны җиңеләйтү өчен һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауны күздә тотып, Бигәш урамыннан “Сабантуй” мәйданына илтүче юлда хәрәкәт туктатыла.
