Мәктәп укучылары район һәм республика фәнни олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясыйлар
Мәктәп укучылары ел саен район һәм республика фәнни олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясыйлар.
Әле менә быел да Олы Елга мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алсинә Сафиуллина (укытучысы Әлфия Иванова) белән Балык Бистәсе 2 нче мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Татьяна Назарова (Ирина Клюева) рус теле һәм биология фәннәре буенча республика күләмендә җиңүче булдылар. Өметле укучыларыбызга тагын да югарырак үрләргә ирешергә насыйп булсын.
