Ашау әдәпләре
Беренче өлеш – ашау алдыннан үтәлергә тиешле эшләр.
Ризык хәләл булу гына түгел, сөннәткә туры килә торган юллар белән табылган булырга, шәригатьтә тыелган ысуллардан ерак булырга тиеш.
Кулларны юарга кирәк, чөнки төрле эшләр белән шөгыльләнгәндә кеше, һичшиксез, кулларын пычрата.
Ашарга утыручы кешенең нияте Аплаһы Тәгаләгә итәгать итү өчен көч җыю булырга тиеш. Мондый ниятнең зарури шарты – ашыйсы килмичә ризыкка тотынмау, тамак туйганчы ашамау. Бу шартларны үтәүче табиб ярдәменә мохтаҗ булмас.
Үзеңнең ризыгың белән канәгать булырга кирәк.
Табын янына мөмкин кадәр күбрәк кеше җыелу яхшы. Чөнки иң яхшы ризык – аңа мөмкин кадәр күбрәк куллар сузылган ризык. Пәйгамбәр галәйһиссәләм беркайчан да ялгыз гына ашамаган.
Икенче өлеш – ашаган вакытта үтәлергә тиешле эшләр.
Ашау алдыннан «бисмилләһ» дип, ә ашап бетергәч, «әлхәмдүлилләһ» дип әйтергә кирәк. Башкаларның да исенә төшерү өчен әлеге сүзләрне кычкырып әйтү яхшырак. Ризыкны уң кул белән кечкенә кисәкләр белән алалар, яхшы итеп чәйниләр, авыздагысын йотып җибәрмичә, икенче кисәккә тотынмыйлар, ашыкмыйлар һәм ризыкны яманламыйлар.
Аплаһының Илчесе галәйһиссәләм беркайчан да ашамлыкны яманламаган. Әгәр дә ризык аңа ошаса, ашаган, ошамаса, кагылмаган. Янәшәңдә булган ризыкны гына алырга ярый (җиләк-җимешне санамаганда). Кулны ипи белән сөртмиләр, кайнар ризыкка өрмиләр, суынганын көтәләр, хөрмәнең яки башка җимешнең төшләрен җимешләр янына куймыйлар, ризыкның үзеңә ошамаган өлешен яңадан тәлинкәгә салмыйлар (башкалар ялгыш ашамасын өчен), сусамаганда яисә тыгылмаганда артык күп эчмиләр.
Савыттан су эчкән вакытта, савытны уң кул белән тотып, «бисмилләһ» дип әйтәләр һәм әкрен генә эчәләр. Басып та, ятып та эчмиләр. Савытка суламыйлар. Әгәр дә савытны әйләнә буйлап җибәрергә кирәк булса, сулдан уңга җибәрәләр.
Өченче өлеш – ашаганнан соң үтәлергә тиешле нәрсәләр.
Ашап бетергәч, кулларны юалар, авызны чайкыйлар, ризыкның Аплаһы нигъмәте икәнен танып, Аллаһыга шөкер итәләр.
Әгәр дә кеше кунакта булса, үзен кунак итүче кеше өчен болай дип дога кыла: «Әй Аллаһ, аның нигъмәтләрен арттыр. Үзең биргән ризыкларын бәрәкәтле кыл. Аны һәм безне шөкер итүчеләр исәбенә керт!»
Моннан тыш, ашаганнан соң болай дип әйтү яхшы: «Безне ашаткан, эчерткән, яклаган һәм сыену урыны биргән Аллаһыга мактау!»
