Зәйнең бер авылында торак йорт янды
Зәй янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, кичә районның Сармашбаш авылында торак йорт янган. Ут чыгу турында хәбәр 9 февральдә 21 сәгать 37 минутта алынган. Сармашбаш авыл җирлегендәге янгын сагы хезмәткәрләре урынга килгәндә, агач йортны ут чолгап алган була. Янгын сүндерүчеләр йорт белән янәшә урнашкан сарайларга ут кабуга юл куймый. Ут чыккан йортта 1969 елгы хуҗа һәм аның 2007нче елгы малае пешү җәрәхәтләре ала. Янгынчылар фаразлавынча, ут электр үткәргечләрдә куркынычсызлык таләпләре үтәлмәү сәбәпле килеп чыккан, әмма әлегә тикшерү эшләре бара. Бигрәк тә авыл җирләрендә, шәхси секторда яшәүчеләрдән электр үткәргечләрнең төзеклегенә аеруча игътибар бирү сорала.
