Сәламәтлеккә куркыныч янаучы хәмер сатучыны тотканнар
52 яшьлек ир-ат суррогат алкоголь эчемлек сатуда шикле буларак тоткарланган.
Казан полиция хезмәткәрләре гараж комплексларының берсендә шикле сыйфатлы алкоголь продукциясе сатылуын хәбәр итәләр.Оператив-эзләнү чаралары барышында казанлы тоткарлана.Оперативникларга сатып алучы ролендә чыгыш ясарга туры килә. Ир-ат аларга 35 мең сумнан артыклык алкголь продукциясе сата. Эчемлекләр тикшерүгә җибәрелә. Экспертиза әлеге алкоголь продукциясе куллану өчен яраксыз һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми дип таба. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.
