Зәйдә заманча чаңгы спорты мәктәбе булдырыла
Заманча укытуга игътибар бирү белән беррәттән, Зәйдә спорт, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга да көннән-көн игътибар арта. Моның өчен шәһәр-районда спорт белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырыла. Узган ел ахырында “Чаңгычы” спорт мәктәбе базасында Олимпия чемпионы, якташыбыз Федор Симашев исемендәге чаңгы спорты мәктәбе ачылып, бүгенге көндә биредә зур үзгәртеп кору эшләре бара. Бинаның бер өлешендә урнашкан сәнгать мәктәбен башка урынга күчереп, спорт мәктәбен заман таләпләренә җавап бирерлек итү максаты куелды. Бүген республика Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин биредә өлешчә башкарылган төзекләндерү эшләре белән танышты. Республика бюджеты хисабыннан тәгаенланган 14 миллион сумга якын средстволарның бер өлеше инде тотылып, бинаның икенче катында заманча бүлмәләр барлыкка килгән. Төзекләндерүне районның “Старк” ҖЧШ башкара. Мәктәп директоры Рәкыйф Габидуллин белдерүенчә, биредә чаңгы спорты өчен кирәк булган авыр атлетика белән шөгыльләнү, тренажер залы, уен өчен спорт заллары, тренерлар кабинетлары, киенү-чишенү, юыну бүлмәләре, сауна, массаж һәм медицина күзәтүе үтү өчен барлык шартлар тудырылган кабинет, спорт киемнәрен киптерү бүлмәсе, чаңгыларны майлап, тәртипкә китерү урыны, актлар залы, административ блок, ял итү бүлмәсе ясала. Бүгенге көндә район мәктәпләрендә укучы 300ләп бала чаңгы спорты белән шөгыльләнә, алар киләчәктә әлеге мәктәптә башлангыч һөнәри белем ала алачак, тренировкалар үтәчәк.
