Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2016

“Гомерем буе көттем бу сөюне...”

0
“Гомерем буе көттем бу сөюне...” Бу сүзләрне Раил бүген сөйгән ярына пышылдый. Еллар узган саен мәхәббәт суына, югала диләр. Бүген без сезгә матур мәхәббәт тарихын бәян итәбез.
Раил белән Татьяна тәүге тапкыр 15 ел элек очраштылар. Татьяна, машина йөртү таныклыгын алу белән, юл патшасына әйләнде. Аның шәхси автомобиле–“Запорожец” барлыкка килде. Көннәрдән бер көнне Татьяна бертуган абыйсын өенә кайтарып куярга ният кыла. Ләкин абыйсы үзе генә булмый, аның белән Раил исемле чибәр егет тә кереп утыра. “Менә шул чагында салкын су сипкәндәй булды, фикерләр буталды, хисләр дөрләде. Шул мизгелдә туды ул беренче мәхәббәт!”,–дип искә төшерәләр алар бу тәүге очрашуны. 
 
...Яшьләр бергәләп кичке шәһәр урамыннан иңләде, таң атканын каршы алдылар. Бар да бәхетле, бар да матур, бар да шулай булыр төсле. Әмма, язмышның үз кагыйдәләре һәм аларны аралап үтү мөмкин түгел. Көтмәгәндә генә Раил белән Татьянаның сукмаклары аерылды.
 
Һәрберсе “бәхетле” булырга тырышып, аерым тормыш юлыннан буйлады. Ләкин яшьлек мәхәббәте бер көн, бер минут, бер мизгел дә күңелдән китмәде. Хисләр, без гади кешеләр күрә алмаслык илаһи көчкә ия.
 
15 ел гомер узган, күпме сулар аккан, күпме язлар килгән. Раил белән Татьяна кулларыннан нык кысып бүген Балык Бистәсе районы гаилә хәлен теркәү бүлегендә гомерлеккә язмышларын бер итү өчен түрдә урын алдылар. Гашыйклар көне алдыннан Раил белән Татьяна матур гаилә кордылар. Аерым сукмаклар бергә кушылды, уйлар, хисләр, теләкләр уртакка әйләнделәр. Яшь парларның тагын бер үзенчәлекле, үзләренә генә туры килә торган “13” саны бар. Аларның шәхси транспортлары–13 нче модель, алар сатып алган йорт 13 саны астында, 13 е көнне алар гаилә кордылар һәм вакытын да 13:00 булсын дип сайладылар. 
 
Мәхәббәт бер килсә, гомерлеккә кала икән! Бүгенге мәхәббәт тарихына сабак рәвешендә тукталдым. Ә инде без үз чиратыбызда Раил белән Татьянага чиксез мәхәббәт, матур гомер юлын узуларын теләп калыйк.
 
Лилия Кәримуллина,
район гаилә актларын теркәү бүлеге җитәкчесе.
 
Фото: https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=e66118f36b4180309c781bee18efaa6d&n=33&h=215&w=382






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России