Татарстан юлларында 12 кешенең гомере өзелгән
Республика юлларында февральнең 19 көнендә кеше сәламәтлегенә зыян китергән 187 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Һәлакәт аркасында 12 кеше һәлак булган, ә 210ы төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстанда узган тәүлектә генә дә 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – 17 кеше җәрәхәт алган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан аек булмаган хәлдә руль артына утырган – 20 кеше тоткарланган. Тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның – 78, балаларны махсус креслога утыртмауның – 67, ә иминлек каешын эләктермәүнең 592 очрагы теркәлгән.
