Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2016

Без көрәштә беренче, яуланганны саклау тырышлык сорый

0

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә  12-13 февральдә Зәйдә узган республика көрәш ярышларына әзерлек һәм аны үткәрүне тәэмин иткән оештыру комитеты әгъзалары һәм Зәй көрәшчеләр командасы белән очрашты.

Билгеле булганча, әлеге ярышлар ныклы әзерлек һәм югары оешканлык белән узды. Моңа күп кенә предприятие-учреждениеләр  көч куйды, үз өлешен кертте. Нәтиҗәдә турнир оештырылу ягыннан республикада моңа кадәр күрелмәгән   дәрәҗәдә узды. Район башлыгы әлеге мәртәбәле спорт чарасын оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында без – “Зәй офыклары” газетасы да бар.

Турнир киләсе елда янә Зәйдә үтәчәк. Разиф Кәримов  аны быелгыдан да яхшырак уздыру бурычын куеп, аңа әзерлекне бүгеннән үк башлау кирәклеген ассызыклады.

Очрашуга көрәшчеләребез горур һәм лаеклы килде,  Зәй командасы 51 команда арасында беренче урын алуга иреште. Көрәшчеләребез Ринат Шәйхетдинов, Радик Сәлахов, Сергей Павлик  чемпион калды, калган көрәшчеләр бронза медальгә лаек булды. Район башлыгы аларны шәхсән котлап, Зәй данын келәмдә яклаган өчен рәхмәт белдерде. Очрашуда сүз келәмдәге уңышлар, кимчелекләр, аларны алга таба төзәтү турында да барды. Җиңүчеләргә, призлы урын алучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды. Спорт җәмәгатьчелеге, көрәшчеләр үз чиратында районда спортны, аеруча милли көрәшне үстерүдә максатчан эш оештыруы өчен район башлыгына хөрмәт белдереп, аңа  махсус Рәхмәт хаты тапшырдылар.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России