Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2016

Йөкле хатыннарга машина йөртергә ярыймы?

0

Хәзерге заманда руль артында йөрүче хатын-кызга беркем дә гаҗәпләнми. Нәфис затларыбыз юлларда үзләрен кыю тота, кайвакыт хәтта ирләрне дә уздыра. Ә йөкле хатыннарга руль артында йөрергә ярыймы?

Белгечләрнең күбесе моңа каршы чыга һәм йөкле хатыннарга бары тик пассажир утыргычында гына йөрергә киңәш итә. Шул ук вакытта йөкле хатын-кызның машина йөртүендә бер начарлык та күрмәүчеләр бар. Хәер, һәр хатын-кыз йөклелек чорын төрлечә кичерә, шуңа күрә һәр очракка аерым тукталырбыз.


ТОКСИКОЗ. Токсикоз булганда (күбесенчә беренче триместрда), машинада йөрү түгел, урын җиреннән дә тору авыр булырга мөмкин. Ул, гадәттә, иртән түгел, ә төшке аш тирәсендә үзен сиздерә башлый. Көтмәгәндә-уйламаганда баш әйләнергә, йокы төшәргә, хәл китәргә мөмкин. Бу хәлләргә әзер булырга кирәк. Әгәр йөкле хатын-кыз токсикоздан интегә икән, машина йөртүдән токсикоз чоры узганчы баш тартырга киңәш ителә.


Руль артындагы хатын-кыз, ирләр фикеренчә, юлда көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Ә инде йөкле хатын-кыз, кызганычка каршы, чынлап та, куркыныч тудыра ала, чөнки авырга узган хатын-кызның игътибары аз була икән. Бигрәк тә өченче триместрда хатын-кызның кәефе кискен үзгәрүчән булуы белән аерыла.


Йөклелекнең соңгы чорында машина йөртү. Күп вакытын руль артында үткәрә торган хатын-кызны машина йөртүдән баш тартырга зур корсагы кына мәҗбүр итә аладыр, мөгаен. Бу - табигый хәл, психологик фактор. Дөрес, кайбер хатын-кызлар ахырга кадәр - бала тапканчы машина йөртә. Ул вакытта кайбер мөһим кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Мәсәлән, куркынычсызлык каешы корсак уртасыннан үтмәскә тиеш. Андый очракта махсус адаптер яисә аерым каеш сатып алырга да мөмкин. Утыргыч белән руль арасындагы ара да иркен булырга тиеш.


Руль артына утырырга теләүче йөкле хатын-кызларга берничә киңәш:


1. Руль артына утырганчы, кәеф-хәлегезгә карагыз. Үзегезне яхшы хис итүегез мөһим.


2. "Час пик" вакытында хәрәкәт итәргә тырышмагыз. "Бөке"дә утырганда хасил булган газ концентрациясе сәламәтлеккә начар тәэсир итәргә мөмкин. Аннан соң "бөке"дә йөкле хатыннар гына түгел, хәтта ирләр дә нервлануга дучар була.


3. Ерак юлга чыкканда, тукталышлар ясап, саф һавага чыгып керергә тырышыгыз.


4. Руль артында йөрүче йөкле хатын-кыз барлык документларын үзе белән йөртергә тиеш. Ә йөклелекнең соңгы чорында бала тудыру йортына алып барырга тиешле "чемодан"ны да онытмаска киңәш ителә.


5. Организмдагы үзгәрешләргә, бигрәк тә күз күременә игътибарлы булыгыз. Кирәк булса, табиб белән киңәшләшегез.


Әгәр йөкле хатын-кызга машина йөртү ошый икән, нигә әле бу гадәттән баш тартырга? Ләкин алай да чамасын белегез, бала тудыру йортына булачак әти кеше алып барсын! Юлларда сак йөрегез!

 

Эльвира Шакирова







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России