Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2016

Ял итәргә Кырымга барыгыз

0

Узган елны Россиянең туристлык базарында сизелерлек үзгәрешләр булган. Аеруча эчке һәм керү туризмында үсеш күзәтелә.

Россия буйлап сәяхәт итүчеләрнең саны 18 процентка, чит илдән килүчеләрнең саны 8 процентка арткан. Россия буйлап 50 миллион турист сәяхәт иткән. Чит илдән 20 миллион туристны кабул иткәнбез. Мисыр белән Төркиягә юллар ябылу безнең файдага булды, әмма туристлык өлкәсендә башкарасы эшләр әле бик күп. Инфраструктуралар булдырырга, теге яки бу төбәкне тәкъдим итәргә өйрәнергә һәм шул вәгъдәләрне үти белергә кирәк. Казанда «Россиядә Туризм. Перспективалар һәм мөмкинлекләр 2016» төбәк туристлык форумы кысаларында узган матбугат очрашуында Туризм буенча федераль агентлыкның дәүләт туритслык проектлары һәм туристлык куркынычы идарәсе җитәкчесе Александр Сирченко шулай дип белдерде. Аныңча, Россиянең бигрәк тә Краснодар крае белән Кырым курортларын үстерү мөмкинлекләре зур.

Кырым республикасы Дәүләт Советының шифаханә-курорт комплексы һәм туризмы комитеты рәисе Алексей Черняк Россия халкын Кырымга ял итәргә чакыра.

– Советлар Союзы чорында бездә 10 миллион кеше ял иткән. Элек гел бездә ял итәләр иде. Кырымга чакырсаң, анда барган бар инде диләр. Кырымны бер баруда күреп бетереп булмый, – ди ул.
Узган ел Кырымга, дәвалану өчен генә дә, дөньяның 80 иленнән килгәннәр. Алар арасында Канада, Италия, Франция, Германия халкы бигрәк тә күп.

Моннан бер ай элек кенә интернетта Кырымга юллама бәяләре 30 процентка артачак дигән хәбәр чыккан иде. Журналистлар шул хакта да сорарга онытмады.

– Кырымга бәяләр уртача 10-15 процентка, Сочига 7-8 процентка артачак. Ә менә Анапага бәяләр артмаячак, 5 процентка кимергә дә мөмкин әле, – диде “Интурист” компаниясе генераль директоры урынбасары Сергей Толчин. – Ни өчен дигәндә, 2014 елда Анапада халык күп ял итте, шуннан соң 2015 елга бәяләрне сизелерлек арттырдылар. Әмма ул бәяләрне күреп, халык анда элеккечә күпләп бармады. Бу аларга бер сабак та булды. Таякны артык бөгеп ташларга кирәкми.

Казан кунаклары Казанны да мактап алды. Кырымнан килгән Алексей Черняк, Татарстан үзен күрсәтергә, үзенең туристлык продуктын сатарга өйрәнде, Казанда туристлар өчен кызыклы әйберләр бар, диде.

“Турпомощь” ассоциациясе директоры Александр Осауленко да, Татарстан гел алда бара, дип билгеләп үтте.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России