Сарсаз-Баграж мәктәбендә әтиләр балалары белән ярышты
Февраль - бәйрәмнәргә бай. Сарсаз-Баграж мәктәбендә бер генә бәйрәм дә читтә калмый, әле генә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үткән идек. Менә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне дә килеп җитте. Бу бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан башланды.
Кичә ике өлештән торды. Беренче өлештә әти-әниләр җыелышы булды. Анда балигъ булмаганнар бүлеге сәркатибе Альмира Галләмова һәм эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсеннән Г. Мәрдәнова әти-әниләрне шәһәр-районда балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган хокук бозулар белән таныштырдыл. Бу хокук бозулар булмасын өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген ата-аналарга аңлаттылар. Начарлык кылгач, җавап та бирәсе бар икәнлеге ассызыкланды. 18 яше тулмаган, машина йөртүгә таныклыгы булмаган бала мотоцикл, машина руле артына утырырга тиеш түгеллеге җыелышта кат-кат басым ясалды, бу очракта бала белән бергә ата-ана да җаваплылыкка тартылуы әйтелде. “Һәр ата-ана үз баласының кем белән аралашуын, кайда йөрүен контрольдә тотарга тиеш”, - диде Альмира Габделхаковна.
Икенче өлештә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе уздырылды. 2016 ел Зәйдә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде, бәйге дә спортка багышланганды. Укучылар һәм әтиләр ике командага бүленеп ярыштылар. Мәктәп укучылары -“Мушкетерлар”, ә әтиләр командасы “Солдатлар” булды. Ярыш танышу белән башланып китте. Әлеге ярышта әтиләр һәм егетләрнең көчләре дә, тизлекләре дә сыналды. Алар гер дә күтәрделәр, отжимание дә ясадылар, скакалкада да кызлардан ким сикермәделәр. Солдаттагы кебек “подъем” сигналы бирелгәч, секундка киенделәр дә. Бу өлеш бигрәк тә кызыклы булды. Чөнки аларга хатын-кыз киемнәре кияргә тиеш икәнлеге билгеле булды. Әлеге ярышта әтиләр командасыннан Валерий Минеев беренче булып киенде һәм матур итеп биеп тә күрсәтте. Әтиләр мәктәп елларын искә төшереп автомат та сүтеп җыйдылар.
Әтиләребезнең һәрберсе шушы мәктәптә белем алган, 20-25 ел элек мәктәпне тәмамлаган. Иван Мартемьянов, Альберт Халиков, Валерий Минеев һәм Иван Чернов барысы да бүгенге көндә туган авылда төпләнгәннәр. Һәрберсе гаилә корып, 2-3әр бала үстерәләр, авылыбыз кырларында хезмәт куялар.
Бәйгедә һәрвакыттагыча дуслык җиңде. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Нәфис Нуриәхмәтов һәм Елена Мартемьянова сәнгатьле итеп Ватанны саклаучылар көненә багышлап шигырь сөйләделәр. Шулай ук Елена һәм бертуган Елизавета белән Юлия Мартемьяноваларның матур җырлары, Ләйсән Халикованың татар халык биюе әти-әниләр һәм килгән кунаклар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Мәктәпнең балалар керәшен фольклор ансамбле “Сандугач”ның чыгышы ямь өстенә ямь булды. Алар керәшен милли киемнәрен киеп, керәшен җыруларын сузып җибәргәч, залдагылар онытылып тыңладылар.
Кичәне укытучы Петр Утяганов оештырды, тәрбияче Альбина Меньшова алып барды.
