Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2016

СОЦИАЛЬ ИПОТЕКА - ДӘҮЛӘТ ПРОГРАММАСЫ

0

Социаль ипотека - ул торакка мохтаҗларны ташламалы шартларда фатир белән тәэмин итүне күздә тотучы республика программасы. 2015 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 232,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Районда да бу юнәлештә эш бара,  социаль ипотека программасын тормышка ашыру белән башкарма комитетның торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге шөгыльләнә. Әлеге программа турында без бүлек җитәкчесе Наталья Павлова белән сөйләштек.


-   Наталья Геннадьевна, торак шартларын яхшыртуда киң кулланылучы, күләмле программаларның берсе булган социаль ипотека белән районда кызыксынучылар күпме?

- Кеше өчен торак мәсьәләсе  бик мөһим аспектларның берсе булып тора. 2015 елда торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегенә социаль ипотека буенча торак мәсьәләсендә 45 кеше  мөрәҗәгать итте.  Алар барысы да әлеге программага керү өчен гариза язды. Без бу гаризаларны махсус комиссия утырышында карадык. Бүген әлеге гаиләләр үз көчләре белән генә фатир сатып алырга сәләтле түгел, шуңа да безнең бурыч - гражданнарга  дәүләт ярдәме белән тораклы булырга булышу. Безнең бүлек опека һәм попечительлек, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлекләре, Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды белән берлектә торакка мохтаҗларны исәпкә кую, моның өчен кирәкле документлар җыю белән шөгыльләнә.

-Социаль ипотека нинди ташламаларны үз эченә ала?

-  Социаль ипотека - ул ташламалы кредит шартларында яңа төзелгән йорттан фатир тәкъдим итү белән бәйле. Торак суммасын максималь бүлеп түләү вакыты - 25,5 ел, әмма ул һәр гаиләгә индивидуаль төстә исәпләнә. Кредит 7 процент белән бирелә. Социаль ипотекага исәпкә баскач, бала туа икән, бу гаиләгә 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме карала. Әлбәттә, бу сумма торак өчен түләүгә җибәрелә.

- Социаль ипотека буенча төзелгән торак нинди тәртиптә бүленә? Аларны кем төзи?

- Әлеге программа буенча төзелгән торакның 45 проценты - бюджет хезмәткәрләренә, 10 проценты ашыгыч төстә торак белән ярдәм кирәк булган гражданнарга һәм әлеге программаны финанслауда катнашучы оешма, предприятие хезмәткәрләренә тәгаенләнә. Программаның инвесторы - Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды. Фонд торак йортлар төзүне, социаль, инженерлык инфраструктурасы һәм йортларның әйләнә-тирәсен төзекләндерүне инвестицияли.

- Районда социаль ипотека нигезендә фатирлы булган гаиләләр күпме?

- Мондый килешүләр 808 гаилә белән төзелде, аларга күпфатирлы йортлардан 494 фатир бирелде. Бүген социаль ипотека буенча фатир алырга 97 гаилә исәптә тора, шуларның 15е - бюджет оешмалары, 82се -  предприятие  хезмәткәрләре. Фатирларны бүлү конкурс нигезендә оештырыла. Конкурста, социаль ипотека буенча килешү төзеп, беренчел взносны керткән гаиләләр катнашу хокукы ала. Бюджет хезмәткәрләренә торак суммасының - 10, предприятие хезмәткәрләренә 20 процентын беренчел взнос итеп түләү шарт итеп куела. Конкурс турында хәбәр  Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте рәсми сайтларында бирелә.

-Хәзерге вакытта социаль ипотека программасы буенча нәрсәләр эшләнә?

- Бүген шәһәрдә ике күпкатлы йорт төзелә. Аның 35 фатирлысы - Жуков урамы 7 б; 24 фатирлысы  Җиңү проспекты 1/2 б адресы буенча урнашкан. Тагын 40 фатирлы йортны 4нче микрорайонда төзү планлаштырыла. 35 фатирлы йортта фатирларны бүлү өчен конкурс игълан ителде. Анда  бюджет оешмаларында  хезмәт куючы - 20, “Татнефть” АҖдә эшләүче - 7, авария хәлендәге торакта яшәүче 1 гаилә фатир сайларга өлгерде инде. Узган ел ахырында районда “Ятим балалар” программасы буенча авыл җирлекләрендә 18 яше тулганнарга 4 торак йорт төзеп тапшырылды.  







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России