Айдар Галимов: "Бөтенләй бушка эшлим"
Җәмәгать, 2011 елда Айдар Галимов депутат булды бит. Череп баеп беткәндер инде. Айга ничә миллион ала икән? Тукта, шалтыратып депутатыбызның хәлен белим әле.
– Айдар, кайсы комитетта эшлисең?
– Сәламәтлек саклау, социаль мәсьәләләр, ветераннар эшләре буенча комитетта.
– Акчаңны сорамыйча түзә алмыйм, күпме аласың?
– Бөтенләй бушка эшлим. Даими депутат булып эшләүчеләр генә хезмәт хакы ала. Депутат эшен җәмәгать эше дип кабул итәм, хезмәт хакы алу – максатым түгел. Канцтоварлар алу өчен генә акча бирелә. Үз кесәмнән дә акча чыгарам әле кайчагында. Чыгымнар була.
ГАБДЕРӘХИМ
Чыганак: «Акчарлак» газеты
