Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2016

16 яшькә кадәр ярамый!

0

Тиздән илдә иртә өйләнүне тыя торган закон пәйда булырга мөмкин. Гаилә коруның рөхсәт ителә торган чиген дә билгеләгәннәр. Яңалык тәкъдим итүчеләр фикеренчә, иртә өйләнү – бозыклык билгесе. Әлеге фикер белән килешмәүчеләр дә бар, билгеле. 


 

Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген илнең 17 төбәгендә 14 яшьтән өйләнергә рөхсәт ите­лә. Мәсәлән, Түбән Новгород, Орел, Ростов өлкәләрендә, Кабар­да-Балкарда үсмерләр 16 яшь тулганчы ук ЗАГСка бара ала. Җитди сәбәпләр булганда, әлбәттә. Гаилә кодексы нигезендә балигъ булмаганнар белән гаилә кору шартларын җирле хакимият билгеләргә тиеш. Хәтерләсәгез, узган ел ахырында Башкортстанда да иртә өйләнүне рөхсәт итәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар. Закон проектын беренче укылышта кабул да иттеләр хәтта. Тик көймә комга терәлгән. Икенче укылышта, закон проектын кабул итүне кичектереп торырга кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Яңалык халык арасында зур шау-шу куптарган. Шуңа күрә җәмәгатьчелек, белгечләр һәм галимнәр белән кабат очрашып сөйләшергә сүз куешканнар.
 
Пенсионерлар партиясе вә­килләре дә балигъ булмаганнарны азындырмаска киңәш иткән. 14 яшьлекләр арасында нинди җит­ди мөнәсәбәтләр булырга мөмкин, дип гаҗәпләнә алар. Партия рәисе Евгений Артюх сүзләренә караганда, иртә өйләнү әхлак кануннарына каршы килә. Ә менә әти-әнисе ташлап киткән ятим балалар һәм аерылышучылар саны артачак кына. “Гаилә ул – мәхәббәт хисләре генә түгел, ир һәм хатын белем алырга, эшкә урнашырга да тиеш, – дигән 51 яшьлек сәясәтче. – Әти-әнинең бала тәрбиялисе бар бит”.
 
Әлеге фикер белән килешмәү­челәр дә җитәрлек. “Үсмерләрнең киләчәге турында борчылучылар белән килешәм. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар. Мәсәлән, дингә, аерым халыкларга бәйле үзенчә­лекләрне онытырга ярамый. Чегәннәрдә 12-13 яштә өйләнешү – гадәти күренеш. Мөселманнарда да иртә гаилә кору элек-электән чит-ят нәрсә түгел”, – дигән Төмән өлкәсе думасы депутаты Виктор Буртный. 
 
Чыганак:http://vatantat.ru
Эльвира Вәлиева






Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России