Игътибар, Татарстанда һава торышы бозыла!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда якын арада һава торышының бозылуы көтелә.
Бүген көндез Татарстанда, аерым алганда, Казанда да буран чыгу ихтималы бик зур. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымнан да артмый. Кыска вакыт эчендә күз күреме 1 чакрымнан да түбән төшәчәк, диелә.
Шулай ук төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитеп көчәюе дә көтелә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55334
Фотосы:www.da4a.in.ua
