Табиблар яман шешне йөклелек дип тапкан
Әлеге ялгыш диагноз нәтиҗәсендә 22 яшьлек студент кыз үлгән.
Британиядәге Деми Райтның аналык бизләрендә яман шеш була, әмма табиблар аны йөклелек дип таба. Кыз визажист булып эшләгән, көллияттә укыган, сәламәтлегеннән зарланмаган. Медосмотр вакытында аңарда йөклелек чорында була торган гормон ачыклана. Деми контрацептивлар кулланганга күрә, балага узу турындагы хәбәргә шакката. Соңрак табиблар ялгышларын болай аңлата: йөклелек чорында күзәтелүче гормон онкологиядә дә күзәтелә. Белгечләр яман шешне тапкан вакытта ул кызның бавырын да, соңрак бөтен гәүдәсен дә биләп ала. Дөрес диагноз куйганнан соң, Деми төгәл өч атна яши.
